Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Каратунда 90 бала мәктәп яны лагерена йөри

Каратун мәктәбенең “Кояш шәһәрчеге” мәктәп яны лагеренда укучылар 25 июньгә кадәр ял итәчәк.

(8 июнь, “Апастово-информ”).


Укучылар 8.30-14.30 сәгатьләрдә лагерьда була. Аларны 3 тапкыр ашату каралган.


“Барлык көннәребезгә дә төрле уеннар, сәяхәтләр, тематик чаралар планлаштырылган. Һәр көнне иртәнге линейкага җыелабыз. Иртәнге аштан соң чаралар, уеннар башланып китә. Укучылар бик теләп рәсемнәр ясый, спорт уеннарында катнаша, хәрәкәтле уеннарны аеруча яраталар. Укучылар 8 отрядка бүленгән”, - ди “Кояш шәһәрчеге” лагере җитәкчесе Налия Низамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев