8 Март - Халыкара хатын-кызлар бәйрәме Каратун авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен дә истәлекле булды. Алар өчен Каратун мәдәният йортында матур концерт программасы әзерләнгән иде. Татарстан Республикасының халык артисты, яраткан җырчыбыз ИлСаф һәм аның иҗатташ дуслары бар җыр-моңнарын алар өчен яңгыратты.
Каратунлыларны бәйрәм белән тәбрик итәргә район башлыгы Рәшид Заһидуллин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Казан федераль университетының беренче проректоры Рияз Минзарипов, "Ак барс" банк идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин да килде. Алар һәрберсе җылы котлау сүзләрен җиткерде.
Район башлыгы Рәшид Заһидуллин хатын-кызларны бәйрәм белән тәбрик итеп, өлкән буынга тәҗрибә учагы булганнары өчен рәхмәтләрен ирештергәннән соң, Каратун-Апас маршруты ачылып, ул көнгә өч тапкыр район үзәгенә халыкны йөртәчәген хәбәр итте.
Каратун мәдәният йорты хезмәткәрләре дә үзләренең җыр-моңнары, Каратун мәктәбендә Раилә Шәвәлиева җитәкчелегендә бию серләренә өйрәнүче балалар чыгышлары белән күңелләрне ял иттерде.
Соңыннан хатын-кызлар Каратун мәктәбенә мул сыйлы табыннар артына чакырылды. Илмас Фәхретдинов җитәкчелегендәге мәктәп коллективы аларны җылы каршы алды, сыйлады.
-Хөрмәтле апалар! Сез безнең иң кадерле кешеләр. Сезгә сәламәтлек, озын гомер телибез. Сез безгә бик кирәк, - диде Каратун авыл җирлеге башлыгы Рамилә Сабирҗанова.
Каратунда яшәүче Фатыйма Каюмова һәм Сәкинә Егоркина озак еллар СМУда эшләгән. Бүгенге көн алар өчен бик сөенечле булган.
-Рәхмәт зурлап чакырганнары өчен. Концерт та бик ошады. ИлСафны бик яратып карадык. Үзебезнең егет-кызларга сокланып утырдык. Аш-сулары да бик тәмле. Зурлап чакырганнары өчен, шундый бәйрәм оештырганнары өчен зур рәхмәт. Ходай безне зурлаучыларга озын гомер, шул гомергә җитәрлек сәламәтлек бирсен, - диделәр апалар.
Нет комментариев