Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Каратунда каз өмәсе булды

Каз өмәсенең чираттагысы Каратун мәдәният йортында узды. Халкыбызның борынгы йоласы - каз өмәсе күренеше тамашачыга тулысы белән җиткерелде. Бу чарада катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина үз чыгышында "Каз өмәсе"нең районда зур әзерлек белән үтүен ассызыклады. Барлык авыл җирлекләрендә дә уза торган бу чараның "Түгәрәк уен" журналында да...

Каз өмәсенең чираттагысы Каратун мәдәният йортында узды. Халкыбызның борынгы йоласы - каз өмәсе күренеше тамашачыга тулысы белән җиткерелде. Бу чарада катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина үз чыгышында "Каз өмәсе"нең районда зур әзерлек белән үтүен ассызыклады. Барлык авыл җирлекләрендә дә уза торган бу чараның "Түгәрәк уен" журналында да яктыртылачагын әйтте. Тамашада катнашучылар үзләренең җырга-биюгә осталыкларын да күрсәттеләр. Тамашачылар арасында да май канаты үрү буенча бәйге булды. Морзалардан Талия Гатауллина, Каратуннан Резеда Газизова һәм Ләйсән Гыйззәтуллина бәйгедә үзләренең җитезлекләре белән шаккатырдылар.

Гөлзада Гатауллина.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев