Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Казан судында шикле телефон табылган – халыкны эвакуацияләгәннәр

Әлеге хәл бүген иртәнге сәгатьләрдә булган. Казанның Совет районы судында булган барлык кешене дә эвакуацияләргә туры килгән. Сәбәбе дә булган шул - кемдер керү юлында кәрәзле телефон калдырып киткән. Билгеле инде, ул шик тудырган. Суд приставлары тиз арада полициягә хәбәр иткән. Судка шәһәрнең барлык ашыгыч хезмәтләре дә килеп җиткән. Бәхеткә,...

Әлеге хәл бүген иртәнге сәгатьләрдә булган. Казанның Совет районы судында булган барлык кешене дә эвакуацияләргә туры килгән.

Сәбәбе дә булган шул - кемдер керү юлында кәрәзле телефон калдырып киткән. Билгеле инде, ул шик тудырган. Суд приставлары тиз арада полициягә хәбәр иткән. Судка шәһәрнең барлык ашыгыч хезмәтләре дә килеп җиткән. Бәхеткә, кинологлар телефонның куркыныч тудырмавын ачыклаган.

Чыганак: intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев