4 февраль 2016 яңалыклары
-
Казан судында шикле телефон табылган – халыкны эвакуацияләгәннәр
Әлеге хәл бүген иртәнге сәгатьләрдә булган. Казанның Совет районы судында булган барлык кешене дә эвакуацияләргә туры килгән. Сәбәбе дә булган шул - кемдер керү юлында кәрәзле телефон калдырып киткән. Билгеле инде, ул шик тудырган. Суд приставлары тиз арада полициягә хәбәр иткән. Судка шәһәрнең барлык ашыгыч хезмәтләре дә килеп җиткән. Бәхеткә,...
-
“Алтын Алка” бозы буш тормый
7 февральдә 12.00 сәгатьтә 2001-2002 елларда туган Апас һәм Арча яшь хоккейчылары Татарстан беренчелеге ярышларында очрашачак. Аннан соң бозда Апас хоккей Лигасының район үзәге "Бөркетләр" һәм Борнашның "Буревестник" командалары көч сынашачак. Килегез, безнекеләргә көч биреп торыгыз!
-
Апас районы узган елга караганда сөтне артыграк сата
Бүген район узган елга караганда сөтне көн саен 3,3 тоннага артыграк сата. 4 февральдә бер сыердан 14,6 килограмм сөт савылды. Халык әзерләүчеләргә тапшырган 12 тоннаны да кертеп, кичә заводларга 87 тонна сөт озатылды.
-
Әфганчылар призына биатлон ярышлары үтәчәк
Тиздән әфганчылар һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар район оешмасы призларына районкүләм биатлон ярышлары үткәрү планлаштырыла.
-
Чаллыда 67 яшьлек әби-карчыкны алдаганнар
Чаллыда телефон аша эш итүче кырыгалдарлар 67 яшьлек әби-карчыкны кәкре каенга терәтеп калдырган. Пенсионерның төн уртасында өй телефонына шалтыраталар. Таныш булмаган ир-ат әбигә улының бәлага юлыгуын, аны азат итү өчен зур суммада акча кирәк булуын җиткерә. Югалып калган карчык шалтыратучыга кәрәзле телефон номерын әйткәнен сизми дә кала, ә үзе акча...
-
Апасның яшь хоккейчылары Казанлыларга каршы уйный
6 февральдә Апас "Алтын алка" бозында 13.00 сәгатьтә 2007-2008 елларда туган Казанның "Стрела" һәм Апас хоккейчылары командалары иптәшләрчә очрашу үткәрәчәк.