Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Казанда Агропромпаркта узган кышкы ярминкәләрдә апаслылар якынча 4 миллион сумлык азык-төлек сатканнар

Яңа елдан соң район авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермерлар һәм авыл җирлекләре 4 тапкыр Казанда Агропромпаркта узган кышкы ярминкәләрдә катнашып, якынча 4 миллион сумлык азык-төлек саттылар. Апастан 15 машиналык делегация Казанга 7 мартта барды, - ди район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин. Бу баруда апаслылар сатуга килосын 250 сумнан ит,...

Яңа елдан соң район авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермерлар һәм авыл җирлекләре 4 тапкыр Казанда Агропромпаркта узган кышкы ярминкәләрдә катнашып, якынча 4 миллион сумлык азык-төлек саттылар. Апастан 15 машиналык делегация Казанга 7 мартта барды, - ди район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин.

Бу баруда апаслылар сатуга килосын 250 сумнан ит, 24 сумнан бәрәңге, 48 сумнан шикәр комы, 28 сумнан сөт, 45 сумнан карабодай, каймак-эремчек, йомырка, кондитер эшләнмәләре һәм башка продуктлар алып барган. 2 машина бодай-арпа, он-көрпәнең дә сатып алучысы табылган. Яшелчәләрдән кишер, кызыл чөгендер, кайнатма-консервлар әйбәт сатылган. Апас, Каратун, Биеш, Дәвеш, Коштавыл һәм Чирмешән авыл җирлекләре тәкъдим иткән товарларны да казанлылар мактый-мактый алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев