Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Казанда «Апас» якташлар җәмгыяте ифтар үткәрде

Казанның «Тантана» үзәгендә «Апас» якташлар җәмгыяте ифтар уздырды. Анда төрле һөнәр ияләре, район башлыклары, түрәләр, «Иске Таш» мәчетенең имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Юнысов катнашты.

«Соңгы вакытта ифтарлар зур бер бәйрәмне хәтерләтә. Вәгазь, Коръән аятьләре тыңлау, аннан исә бергәләп ахшам намазы укыла. «Апас» якташлар җәмгыяте уздырган ифтар ашы да әнә шулай узды», дип хәбәр итә оештыручылар.

«Әлеге ифтарны оештыручыларга зур рәхмәт. Кайчаннан бирле очрашмаган якташларымны, хәтта сыйныфташларымны да очраттым», - диде Рамил хәзрәт.

Хәләл мәҗлесләр алып баручы Ильяс Халиков та фикерләре белән уртаклашты. «Якташлар җәмгыяте уздырган мондый зур ифтарны әле күргәнем юк иде. Башкаларга да үрнәк булсын. Кая барсам да сезне мисалга китерәчәкмен», - диде ул.

«Бүген бирегә ничә еллар күрешмәгән якташлар да килде. Димәк, бу саваплы табын безне берләштерде дә. Киләчәктә дә мондый ифтарлар үткәрүне традициягә кертербез. Килүегез өчен барыгызга да ихластан рәхмәт», - диде «Апас» Якташлар җәмгыяте җитәкчесе, РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев.

Узган ел «Апас» якташлар җәмгыяте «Гасырлар сагындагы манаралар» исемле китап чыгарды. Анда районның һәр мәчете турында язылган. Ифтардан соң һәр кешегә әлеге кадерле китап бүләк ителде.

Ифтардан соң якташлар фотога төште, җәмгыятьнең эшчәнлеге турында да сөйләштеләр, диелә хәбәрдә.

Автор: Руфия Рәхмәтуллина

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/kazanda-apas-yaktaslar-amgyyate-iftar-asy-utkarde-5853939

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев