Кече Болгаер авыл китапханәсендә китап укучылар конференциясе үтте
Бүген, 18 январьда Кече Болгаер авыл китапханәсендә Аяз Гыйләҗевнең тууына 90 ел уңаеннан Истәлекләр китабы буенча ,,Чордашларның фикере ташка язылсын" дигән исем астында китап укучылар конференциясе үтте. Әлеге әдәби кичәгэ матур әдәбиятны яратып укучылар җыелды. Китап укучылар, әлеге китапка тупланган күренекле шәхесләрнең, язучыларның, артистларның Аяз Гыйләҗевка карата язылган истәлекләре белән...
Бүген, 18 январьда Кече Болгаер авыл китапханәсендә Аяз Гыйләҗевнең тууына 90 ел уңаеннан Истәлекләр китабы буенча ,,Чордашларның фикере ташка язылсын" дигән исем астында китап укучылар конференциясе үтте. Әлеге әдәби кичәгэ матур әдәбиятны яратып укучылар җыелды. Китап укучылар, әлеге китапка тупланган күренекле шәхесләрнең, язучыларның, артистларның Аяз Гыйләҗевка карата язылган истәлекләре белән таныштылар, фикер алыштылар. Үзләре укыган әсәрләрен искә төшереп, матур фикерләре кичәне тагын да тулыландырды. Язучының әсәрләре тагын да шулай яратып укылучы китаплар исемлегеннән төшмәс дигән җылы теләкләрен җиткерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев