Кече Болгаерда “Библиотөн“
Кече Болгаер авылы китапханәсендә “Библиотөн-2018" узды
Эш сәгате иртәдән кичке сәгать 8гә кадәр озынайды. Китапханәгә килгән балаларны китапханә патшабикәсе каршы алды.Аларны дәү әни билетлар биреп китапханәгә уздырды. Алар әкият геройлары булып киенеп китапханәгә уздылар. Иң беренче булып “Китап тылсымы“ дип төзелгән укылган китапларга карата кроссворд чиштеләр, Рафис Корбановның “Минем туган көнемдә" китабыннан тупланган “Серле янчык" табышмакларга жавап таптылар.,,Я вновь открываю -Толстого" – 2018 ел Толстой елына төзелгэн китап күргәзмәсе белән таныштылар. Л.Н.Толстойның ,,Өч аю" әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр. ,,Кәжә белән сарык" әкиятен рольләргә бүлеп уйнадылар. Толстой елына оештырылган укылган әсәрләргә карата рәсем конкурсында катнашкан укучыларга бүләкләр тапшырылды. Кичә чәй эчүләр белән тәмамланды.Барлыгы 12 кеше катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев