Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кече Күккүз авылы фермасында тормыш тукталып калмады-биредә ит токымлы бозаулар “инкубаторы” эшли

Кече Күккүз авылы фермасында тормыш тукталып калмады-биредә ит токымлы бозаулар "инкубаторы"-агрофирма бүлекчәләреннән аз сөтле буаз сыерларны бирегә туплыйлар. Ирле-хатынлы Исламия һәм Хамис Минзакировлар: -Болай эшләү отышлы терлек өчен дә яхшы, үзебез өчен дә җиңел. Бозау тугач ул 6 айга кадәр әнисе янында үсә. Туйганчы угыз сөте белән туклана. Бозаулар бик...

Кече Күккүз авылы фермасында тормыш тукталып калмады-биредә ит токымлы бозаулар "инкубаторы"-агрофирма бүлекчәләреннән аз сөтле буаз сыерларны бирегә туплыйлар.

Ирле-хатынлы Исламия һәм Хамис Минзакировлар:

-Болай эшләү отышлы терлек өчен дә яхшы, үзебез өчен дә җиңел. Бозау тугач ул 6 айга кадәр әнисе янында үсә. Туйганчы угыз сөте белән туклана. Бозаулар бик чая, тере. Авыруларга да, салкынга да бирешмиләр. Ишегалды тулы салам-печән тора-аяк аслары да коры малкайларның,-диләр.

Бригадир, бер үк вакытта амбарлар өчен дә җаваплы Илһам Сабиров, ферма мөдире Марсел Хәбибуллин та алар сүзен күәтли:

-Чыгымнар бик күпкә кими яңача эшләгәч,-ди. Ел дәвамында фермада 150 гә якын бозау туа. 6 айдан соң көтүне үгез-тана бозауларга аерып агрофирманың махсуслашкан интенсив үстерү мәйданчыкларына озатабыз.

Ферма коллективында иң тырышлар рәтендә саналучы терлекчеләр Әсгать Ибниев, Марсель Сираҗев хезмәтеннән агрофирманың баш ветеринария табибы Марат Фәтрахманов та бик канәгать.

Бердәм һәм уртак омтылыш белән эшләгәч-нәтиҗәләр дә яхшы. Кече Күккүз фермасында яшь бозауларның тәүлеклек үсеше 800 граммнан да ким түгел. Иң мөһиме-аларның сакланышы бик югары!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев