31 октябрь 2015 яңалыклары
-
Лениногорскида ир-ат кеше күз алдында кыз балага ташланган (+видео)
Әлеге коточкыч хәл 19 октябрьдә көпә-көндез була. Мәктәп яшендәге кыз бала артыннан күзәтүләрен дә сиземләгән, әмма әлеге ир-атның һөҗүменнән качып котыла алмаган. Билгесез адәм кызга көтмәгәндә ташланган. Башта суккалап җиргә еккан, аннары буарга керешкән. Кыз үзендә кычкырырга көч табып, үтеп баручыларны ярдәмгә чакырган. Җинаятьче кулыннан аны бер ир-ат йолып калган,...
-
Кече Күккүз авылы фермасында тормыш тукталып калмады-биредә ит токымлы бозаулар “инкубаторы” эшли
Кече Күккүз авылы фермасында тормыш тукталып калмады-биредә ит токымлы бозаулар "инкубаторы"-агрофирма бүлекчәләреннән аз сөтле буаз сыерларны бирегә туплыйлар. Ирле-хатынлы Исламия һәм Хамис Минзакировлар: -Болай эшләү отышлы терлек өчен дә яхшы, үзебез өчен дә җиңел. Бозау тугач ул 6 айга кадәр әнисе янында үсә. Туйганчы угыз сөте белән туклана. Бозаулар бик...
-
Каратунда почтальон калмаган
Каратунда почтальон булмау сәбәпле, 2016 елның беренче яртыеллыгына, "Йолдыз" ("Звезда") газеталарына альтернатив подписка ясыйбыз. Дүшәмбе көнне 9.00-11.00 сәгатьләрдә мәктәп бинасында 400 сумнан газетага яздырабыз. Якын-тирәдә торучылар, 2016 елның 1 гыйнварыннан чәршәмбе, җомга көннәрендә мәктәптән үзләре килеп алу шарты белән газетага языла ала.
-
Россия туристлары белән Мисырдан Петербургка очучы самолет һәлакәткә очраган
Самолетта 224 кеше булырга мөмкин, дип хәбәр ителә. Аларның күбесе - Россия туристлары. "Когалымавиа" авиакомпаниясенең Airbus A-321 самолеты Шарм-эш-Шейхтан очып киткәч, Синай ярымутравы өстендә радар экраннарыннан югала. Sky News Arabia хәбәренә караганда, самолет егылып төшкән, - дип яза intertat.ru. Чыганак:intertat.ru