Халык фикере үзәктәме?
Яңа Мәскәү-Казан автотрассасының юнәлеше берникадәр үзгәрде.
(14 ноябрь, “Апастово-информ”).
Трассаның Лаеш районыннан узган өлеше биредә яшәүчеләр фикерен искә алып, берникадәр үзгәрде.
“Каипны әйләнеп узабыз. Кзыл-Иль авылы янында шактый зур урман мәйданын саклап калабыз. Тарлаши авылыннан тагын берникадәр ераккарак киттек. Пелево һәм Державино торак пунктлары да автотрассадан шактый кырыйда кала”, - дип сөйли Татарстан юл хуҗалыгы һәм транспорт министры Фәрит Хәнифов.
Орел авылы яныннан узучы трасса буенча да фикерләр өйрәнелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев