Хөрмәтле Фәрит Кәлимуллович!
Россия, Татарстан Пенсионерлары Берлегенең Апас районы өлкәннәре оешмасы лидеры буларак Сез туган Апас якларының хезмәт, иҗат һәм спорт данын еракларга таныткан оештыручы һәм җитәкче, чордашларыгыз арасында күренекле шәхесләрнең берсе.
Тормыш иптәшегез -Наилә ханым, балаларыгыз һәм оныкларыгыз өчен кабатланмаслык ир, әти һәм дәү әти. Ике дистә елдан бирле лаеклы ялда булуга карамастан Сез һәрвакыт хәрәкәттә. Өлкән буын вәкилләрен бер йодрыкка җыеп, район, республикакүләм чараларда актив катнашасыз. Районда нинди генә зур эшләр башлар алдыннан җыелып киңәшерлек, уртага салып сөйләшерлек Сезнең кебек аксакалларыбыз булу белән горурланабыз. Сез башлаган күркәм эшләребезне дәвам итүче яшьләребез өчен дә бик матур үрнәк.
Тормыш бәйрәмегез-80 яшьлек юбилеегыз уңаеннан Сезне ихластан котлыйм. Тигез, матур тормыш юлыгыз озын, сәламәтлегегез нык, туар таңнарыгыз ышанычлы һәм бәхетле булсын дип телим.
Рәшид Заһидуллин, Апас муниципаль районы башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев