10 август 2019 яңалыклары
-
Хөрмәтле мөселман райондашлар!
Корбан гаете 11 августта була. Иртәнге намаз үз вакытында укыла.
-
Апаста юбилярлар бүләкләнде
Чираттагы шимбә киңәшмәсендә район башлыгы Рәшид Заһидуллин "Строймаркет" төзелеш оешмасы җитәкчесе Дамир Сәлаховны һөнәри бәйрәме һәм туган көне белән тәбрик итеп Рәхмәт хаты һәм бүләген тапшырды.
-
Апаста яңа балалар бакчасы төзеләчәк
“Демография” милли проекты кысаларында республикада 2018-2019 нчы елларда ясле төркемнәре белән бергә булган 6010 урынга 29 балалар бакчасы төзергә планлаштырылган иде. Бүгенге көнгә бишесе үз ишекләрен ачты.
-
Татарстанда илкүләм проект сәнәгать продукциясе экспортын арттырырга ярдәм итә
Биш елдан соң республикада экспортчылар санын арттыручы һәм экспорт эшчәнлегенә ярдәм итүче яңа экспорт стандарты гамәлгә керәчәк.
-
Илгиз Маликов матур рәсем дә ясый, китап та чыгара
Каратунда яшәүче үзешчән рәссам, киң күңелле, тарих белән ныклап кызыксынучы Илгиз Маликов үзенең берничә картинасын Апас үзәк музеена бүләк итте, шәхси күргәзмәсен уздырды.
-
Хөрмәтле Фәрит Кәлимуллович!
Россия, Татарстан Пенсионерлары Берлегенең Апас районы өлкәннәре оешмасы лидеры буларак Сез туган Апас якларының хезмәт, иҗат һәм спорт данын еракларга таныткан оештыручы һәм җитәкче, чордашларыгыз арасында күренекле шәхесләрнең берсе.
-
Тынгысыз күңелле ветеран
Апаста яшәүче Фәрит абый Кәлимуллин, инде шактый өлкән яшьтә булса да, үзенең тынгысызлыгы, район тормышы, пенсионерларның яшәеше өчен янып-көеп йөрүе белән аерылып тора. Ул Россия Пенсионерлар берлегенең район оешмасын җитәкли.