Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Кильдураздан Сафирә әби Акшова Ил башлыгының Котлавын алды

Кильдураз станциясендә яшәүче Сафирә әби Акшова 90 яшьлек олы гомер бәйрәмен билгеләп узды. Сафирә әби сугыш чорында почтада эшләгән, ат җигеп сөт җыйган. Аннан 22 ел гомерен тимер юл хезмәтенә багышлаган. Нинди генә авыр чорларны кичерсә дә, ул зарланырга яратмый. Үткәннәре белән горурланып, бүгенгедән шөкер итеп яши. Балалары, якыннары аның...

Кильдураз станциясендә яшәүче Сафирә әби Акшова 90 яшьлек олы гомер бәйрәмен билгеләп узды. Сафирә әби сугыш чорында почтада эшләгән, ат җигеп сөт җыйган. Аннан 22 ел гомерен тимер юл хезмәтенә багышлаган. Нинди генә авыр чорларны кичерсә дә, ул зарланырга яратмый. Үткәннәре белән горурланып, бүгенгедән шөкер итеп яши. Балалары, якыннары аның өчен өзелеп тора. Сафирә әби 90 яшьлек юбилее уңаеннан Ил башлыгының Котлау хатын алды. Аңа шулай ук район башлыгы исеменнән бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Коштавылы авыл җирлеге башлыгы Хөҗҗәт Сабиров аңа иң изге теләкләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев