Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Китап”- фикердәшләр эзли

“Китап” милли радиосын хәзер смартфоннар аша да тыңлап була. Мобиль өстәмә радионы iOS һәм Androidта тыңлап була. Китапның баш редакторы Алмаз Миргаязов сөйләгәнчә, чит илләрдә яшәүче татарлар мобиль өстәмә ярдәмендә үзләренең милли радиоларын уңайлы форматта тыңлый алалар. Милли “Китап” милли радиосында татар әдәбиятының һәм татар җурналистикасының иң кызыклы, күңелләрне яуларлык әсәрләр яңгыраса гына, тыңлаучы күңелен җәлеп итеп була.

Радио хезмәткәрләре өчен бу уңайдан халык фикере бик мөһим. Кызыклы һәм актуаль темалар күтәргән әсәрләр әзли алар. Бу әсәрләр бүген кеше күңелен борчыган сорауларга җавап бирерлек дәрәҗәдә булса, аеруча актуаль булыр иде. Шуңа күрә, “Китап” милли радиосы тыңлаучыларына мөрәҗәгать итеп, аларның фикере белән кызыксына. Кайсы әдәби әсәрне яки газета журналда чыккан кызыклы язманы тыңларга тели алар? “Кыскалыкта осталык” диләр. Шуңа күрә, алар мөмкин кадәр тыңлаучыны ялыктырмый торган, аның күңелен җәлеп итәрлек дәрәҗәдәге әсәрләр турындагы тәкьдимнәр көтә. “Китап” радиосының баш мөхәррире Алмаз Миргаязов радио эшчәнлегенә менә шундый үзенчәлек кертергә омтыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев