Китап-юл күрсәтүче маяк
Апаста 20 январьда әнә шул исемдә район китап укучылары ел йомгаклары очрашу-конференция үтте. Аңа районда иң күп укылучы китаплар авторы язучы Гөлсинә Галимуллина да чакырулы иде. Ул татар әдәбияты дөньясына журналистикадан килеп керде. Узган елның 23 ноябрендә ул Апас китап укучылары белән тәүге тапкыр очрашкан иде инде. Аның соңгы 5...
Апаста 20 январьда әнә шул исемдә район китап укучылары ел йомгаклары очрашу-конференция үтте. Аңа районда иң күп укылучы китаплар авторы язучы Гөлсинә Галимуллина да чакырулы иде. Ул татар әдәбияты дөньясына журналистикадан килеп керде. Узган елның 23 ноябрендә ул Апас китап укучылары белән тәүге тапкыр очрашкан иде инде. Аның соңгы 5 елда дөнья күргән "Мәхәббәт аланы", "Ак бураннар аша", "Күгәрчен оя корганда", "Томанлы төн", "Карлы миләш тәме", "Ефәк кулъяулык, "Җиләкле тау сере" повестьларын Апас районы китап укучылары яратып кабул итте.
Конференциягә барлык авыл китапханәчеләре белән беррәттән узган елда районның иң күп китап укучылары, Апас мәктәб укучылары һәм Аграр көллият студентлары чакырылды.
Колгына авылында яшәүче Камил Нуруллин "Иң өлкән ел китап укучысы" исеменә лаек дип табылды.
Әнәледән Сария Камалова-"Иң талымсыз ел китап укучысы".
Апастан Зәйнәп Яруллина-"Иң үзенчәлекле ел китап укучысы";
Ринат Вәлиев-"Иң күпкырлы ел китап укучысы";
Розалия Хәмдиева-"Иң хыялый ел китап укучысы";
Алсинә Сибгатуллина-"Иң үрнәк ел китап укучысы";
Миләүшә Вәлиуллина-"Иң зәвыклы ел китап укучысы";
Бану Кадыйрова-"Иң шиг ри җанлы ел китап укучысы";
Азат Сункишев-"Иң тугрылыклы ел китап укучысы".
Болгаердан килгән актив китап укучы Сәлимә Хәйруллина, апаслылар Роза Ногманова, Гөлнара Фәхретдинова, Фирдәвес Мөлекова язучыга һәм китапханәчеләргә үз сорауларын бирделәр. Апас балалар китапханәсе җитәкчесе Гөлинә Муллахмәтова хезмәттәшләре исеменнән үзәк китапханә кунакларын җырлары белән сөендерде.
Апас Үзәк китапханәсенең элеккеге директоры Гөлчәчәк Ахманова декрет ялына китү сәбәпле, бу вазифа биредә үк эшләгән Чулпан Хөснетдиновага йөкләнде һәм иң күп укучыларга бүләкләрне дә ул тапшырды. Районыбызның талантлы, үзешчән шагыйрәсе Руцилә Садриева Казан кунагына үз шигырен бүләк итте.
Китап укучыларның еллык йомгаклау чарасында район мәдәният бүлеге җитәкчесе Луиза Сафина катнашты һәм чыгыш ясады.
Китапханә хезмәткәре Венера Салаватова хәбәрчегә район китапханәләрендә барлык китаплар фонды 281541 данә китап тәшкил итә дип белдерде. Апас үзәк китапханәсе киштәләрендә бүгенгә 39890, балалар китапханәсендә барлыгы 17838 китап бар. Апас үзәк китапханәсе бүген барлыгы 22 журнал, 15 төрле газета яздырып ала. Китапханә залларында көн дә илледән артык кеше була, укый һәм өйдә укырга китаплар яздырып ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев