20 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Китап-юл күрсәтүче маяк
Апаста 20 январьда әнә шул исемдә район китап укучылары ел йомгаклары очрашу-конференция үтте. Аңа районда иң күп укылучы китаплар авторы язучы Гөлсинә Галимуллина да чакырулы иде. Ул татар әдәбияты дөньясына журналистикадан килеп керде. Узган елның 23 ноябрендә ул Апас китап укучылары белән тәүге тапкыр очрашкан иде инде. Аның соңгы 5...
-
Яшел Үзән районында юл һәлакәтендә руль артындагы хатын-кыз үлгән
Юл-транспорт һәлакәте кичә, 19 гыйнварда, иртәнге сәгать 8дә Яшел Үзән районының Помары - Сафоново автомобиль юлының 19 нчы чакрымында килеп чыккан. Юлда "Рено" белән "КамАЗ" машиналары бәрелешкән. Беренчел фаразлар буенча, җиңел машина руле артындагы 1980 елгы хатын-кыз куркынычсыз тизлек режимын арттырып, каршы як хәрәкәт полосасына чыккан. Һәлакәт аркасында "Рено" белән...
-
Кар көртендә табылган баланың хәле канәгатьләнерлек, диелә
Яшел Үзән районында кар көртендә табылган 9 яшьлек баланың хәле канәгатьләнерлек, дип хәбәр ителә. Район үзәк хастаханәсе баш табибының медицина өлеше буенча урынбасары Кадрия Литовец әйтүенчә, баланы күлмәктән туган, дияргә дә була. Балалар хирургия бүлегендә дәваланучы малайның сәламәтлеге канәгатьләнерлек, диелә. Аны табиблар дәвалый, янында - әбисе. Үзлегеннән палатада йөри ала...
-
Изге суның кодрәте
-Акхуҗаның моннан ике ел элек җирле меценат, Яшел Үзән районындагы бер санаторий-ял йорты директоры булып эшләүче якташлары Валерий Дмитриевич Кудряшов һәм халык биргән сәдакага төзелеп сафка баскан җыйнак кына Александр чиркәвендә мин икенче генә тапкыр әле,-диде хәбәрчебезгә күрше Буа районының Фролово авылында гасырлар буе эшләп килүче Троицк приходы протоиерее Иоанн...
-
Кызым белән киявемә мең рәхмәт
Әлеге сүзләрне кабат-кабат әйтте Тәүгелде авылында гомер кичерүче Нурсафа әби Гыйльметдинова. - Сугыш чорының бөтен нужаларын күрдек, алны- ялны белми эшләдек. Кул хезмәте белән бөтен эшне башкардык, гомер буе колхоз эшеннән бер генә көн дә калмадык. 90 яшемә җитәрмен дип тә уйламаган идем. Ходай биргәнне яшим менә. Тик күзләрем генә...
-
Татарстанда буран туктарга җыенмый
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, иртәгә - 20 гыйнварда, болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Республикада кар явуы көтелә, төнлә һәм иртән урыны белән буран чыгачак. Җил көньяк-көнчыгыштан исә, төнлә һәм иртән җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга җитеп көчәя. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре саклана. Һава...