Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Көнемне бүген лаеклы кешеләргә тавыш бирүдән башладым

882 номерлы Иске Әнәле сайлау участогында да ерактан ук бәйрәм рухы сизелде. Сайлаучыларны җыр-музыка, тәмле коймак, шашлык каршы алды. - Бездә 296 сайлаучы бар. Алар бер-бер артлы сайлауга килә. Участокның бушап торганы юк. Барысы да гадел һәм оешкан төстә бара, - ди участок сайлау комиссиясе рәисе Марат Ногманов. Иске Әнәледә...

882 номерлы Иске Әнәле сайлау участогында да ерактан ук бәйрәм рухы сизелде. Сайлаучыларны җыр-музыка, тәмле коймак, шашлык каршы алды.

- Бездә 296 сайлаучы бар. Алар бер-бер артлы сайлауга килә. Участокның бушап торганы юк. Барысы да гадел һәм оешкан төстә бара, - ди участок сайлау комиссиясе рәисе Марат Ногманов.

Иске Әнәледә соңгы елларда бик күп күзгә күренерлек эшләр эшләнде, тормыш шартлары яхшырды. Бу - сайлаучыларның күңел күтәренкелегендә дә чагыла.

- Бик күпне күргән кеше буларак, бүгенге тормышка сөенеп бетә алмыйм. Көнемне дә бүген лаеклы кешеләргә тавыш бирүдән башладым, - ди Иске Әнәленең иң өлкән кешесе Мансур Шиһабиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined