Undefined тег белән яңалыклар
-
Котлыйбыз!
Аюкөйдергән авылында яшәүче туган җиренә, туган авылына гомере буе тугры калып шунда гомер кичерүче Зыятдинов Насыйх Гыйльфан улына 2 нче гыйнварда 70 яшь тула. Хөрмәтлебез, кадерлебез! Сине чын күңелдән юбилеең белән тәбриклибез. Син безнең гаиләбезнең, төп нигезнең терәге, әйдәп баручысы. Һәр эштә киңәшче, булышчы. Бик озак еллар Апас районының Вахитов...
-
Көнемне бүген лаеклы кешеләргә тавыш бирүдән башладым
882 номерлы Иске Әнәле сайлау участогында да ерактан ук бәйрәм рухы сизелде. Сайлаучыларны җыр-музыка, тәмле коймак, шашлык каршы алды. - Бездә 296 сайлаучы бар. Алар бер-бер артлы сайлауга килә. Участокның бушап торганы юк. Барысы да гадел һәм оешкан төстә бара, - ди участок сайлау комиссиясе рәисе Марат Ногманов. Иске Әнәледә...
-
Апас егете Алмаз Исмәгыйлев 6 тапкыр парашюттан сикергән
Парашюттан сикерү турында хыялланмаган ир-егет бармы икән ул?! Апас егете Алмаз Исмәгыйлев та шушы хыялын тормышка ашыру өчен хәрби бурычын һава-десант гаскәрләрендә үтәү теләге белән яна. Абруйлы әлеге хәрби частьларга физик яктан нык, көчле ихтыярлы егетләрне генә сайлауларын яхшы аңлый ул. Шуңа да спортта да, укуда да, җәмәгать эшләрендә дә...
-
Апас туган якны өйрәнү музееннан Сара Садыйкова моңы агыла
1 ноябрь - данлыклы якташыбыз Сара Садыйкованың туган көне. Шул уңайдан Казанда Сара Садыйкова иҗатына багышланган фестиваль уза. Анда безнең районнан музыка мәктәбендә шөгыльләнүче Ленар Хафизов һәм Алия Шәмсетдинова катнаша. 1 ноябрьдә районның туган якны өйрәнү музеенда Сара Садыйкова көйләрен тыңлау көне үтә.
-
“Алтын Алка”да яңа тренер!
Апас егете Ленар Мотыйгуллин хәрби бурычын намус белән үтәп кайтканнан соң "Алтын Алка" Боз Сараена эшкә килде. Ул балаларга хоккей уйнау серләрен төшендерәчәк. Ленарның максаты - яшь буынны спортка тарту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.
-
Универсиада бүләге
Районның хөкүмәт йортында район башлыгы Рәшид Заһидуллин җитәкчелегендә киңәшмә булып узды. Анда төрле тармак җитәкчеләре, депутатлар, тренерлар, белгечләр катнашты. Республика бүләге булган спорт мәйданчыклары өчен урыннарны ике көн эчендә әзерләп куярга дигән максат куйды район башлыгы. Шулай ук кайларда булачагын да билгеләделәр. Волейбол, баскетбол, мини футбол мәйданчыклары Аграр көллияттә, Боз...