Колгына авылында яшәүче Нурзидә әби Гайфуллина 100 яшьлеген каршылады
Нурзидә әби бер гасырлык гомер юлында ачысын да, төчесен дә күп күргән. 25 яшеннән тол калып, өч кызын тәрбияләп үстергән. Урак урган, таш чыгарган, авыр эшләрнең үзәгендә кайнаган. Эшкә батыр, кыю йөрәкле хатын-кыз булган ул. Бүген исә кызларының, кияүләренең, оныкларының игелеген, хөрмәтен тоеп, хасиятле гомер кичерә. Нурзидә әбине олуг юбилее...
Нурзидә әби бер гасырлык гомер юлында ачысын да, төчесен дә күп күргән. 25 яшеннән тол калып, өч кызын тәрбияләп үстергән. Урак урган, таш чыгарган, авыр эшләрнең үзәгендә кайнаган. Эшкә батыр, кыю йөрәкле хатын-кыз булган ул. Бүген исә кызларының, кияүләренең, оныкларының игелеген, хөрмәтен тоеп, хасиятле гомер кичерә.
Нурзидә әбине олуг юбилее белән котларга район башлыгы Рәшид Заһидуллин һәм Дәвеш авыл ңирлеге башлыгы Таһир Хөсәенов килде. Алар ил башлыгы һәм Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлаулар җиткерделәр, чәчкә бәйләме, бүләкләр бирделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев