7 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Апаста яшәүче Әнвәр ага Ибраһимов 80 яшьлек олы юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте
Әнвәр Ибраһимов озак еллар җитәкче урыннарда эшләгән. 25 елдан артык кошчылык фабрикасын җитәкләгән. Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеменә ия. Бүген олы яшьтә булса да, ул тик кенә утырырга яратмый, гел хәрәкәттә, эштә. Юбилярны район башлыгы Рәшид Заһидуллин бәйрәм белән тәбрик итеп, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы...
-
Колгына авылында яшәүче Нурзидә әби Гайфуллина 100 яшьлеген каршылады
Нурзидә әби бер гасырлык гомер юлында ачысын да, төчесен дә күп күргән. 25 яшеннән тол калып, өч кызын тәрбияләп үстергән. Урак урган, таш чыгарган, авыр эшләрнең үзәгендә кайнаган. Эшкә батыр, кыю йөрәкле хатын-кыз булган ул. Бүген исә кызларының, кияүләренең, оныкларының игелеген, хөрмәтен тоеп, хасиятле гомер кичерә. Нурзидә әбине олуг юбилее...