Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Кормашта яшәүче Рәзинә әби Җиһангирова: “Ходайдан саулык сорыйм“

Кормаш авылында гомер итүче Рәзинә әби Җиһангирова 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады. Аңа Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгының Котлау открыткасы, бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырылды.

(Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ“).


Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Болынбалыкчы авыл җирлеге башлыгы Римма Гыйльметдинова изге теләкләрен җиткерделәр. Шулай ук авыл хуҗалыгы берләшмәсе дә хөрмәт күрсәтте.

“Әлегә колакларым ишетә, аякларым йөри, күзләрем күрә. Ходайдан гомер биргән кадәр саулык та сорыйм. Йорт эшләренә кеше көтеп ятмыйм“, – ди Рәзинә әби.

Рәзинә әби яшьлегендә бик күп авырлыклар күргән. Тормышта да ачы югалтуларга дучар булган. Бүген сеңелесе Фәнзилә һәм аның улы Рамил белән бергә яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев