12 февраль 2020 яңалыклары
-
Әнәледә мәдәният хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр
Районның мәдәният хезмәткәрләре агымдагы елга бурычлар билгеләү өчен Иске Әнәле авылы клубына җыелдылар. Биредәге чисталык, күргәзмәләрнең бай булуына югары нәтиҗә куйдылар, иркенләп фикер алыштылар һәм тәҗрибә уртаклаштылар.
-
Апас районы прокуратурасы “Кызыл ромашка” конкурсында III урын алды
Татарстан прокуратурасы хезмәткәрләре арасында игълан ителгән “Кызыл ромашка” сәнгать иҗаты конкурсының зона туры Буа шәһәрендә узды.
-
Апаста “Балкыш“ фестиваленең сайлап алу турлары башланды
Районда өлкән буын арасында үзешчән башкаручыларның республикакүләм "Балкыш" фестиваленең район сайлап алу турлары башланды.
-
Кормашта яшәүче Рәзинә әби Җиһангирова: “Ходайдан саулык сорыйм“
Кормаш авылында гомер итүче Рәзинә әби Җиһангирова 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады. Аңа Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгының Котлау открыткасы, бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырылды.
-
Минераль ашламаларга бәяләр күтәрелгәнче, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә аларны алып калырга кирәк
Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерчеләре 2020 ел уңышы өчен минераль ашламалар сатып алуга бюджет акчалары алырга мөмкин. Бу акчаларны гектарга 35 кг ашлама туплаган хуҗалыклар ала. Быел бер гектарга 70 кг ашлама туплау бурычы куелды. Шуңа күрә түбән күрсәткечле районнарга активлашырга кирәк.