Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Коштавылында янгын чыккан: зыян күрүче дә бар

Коштавылында мунча яна. Ут эчендә калып пешүче дә бар. Районның янгын сүндерү бүлегенә әнә шундый хәбәр керә. Коткаручылар вакыйга булган урынга ашыга. Янгын сүндерү машинасы 5 минут эчендә барып, утны йөгәнләргә керешә. Мунчаның бурадан ясалган стенасы, түбәсе дөрләп яна. Ут йөгәнләнә. Бәхеткә каршы, вакыйга корбаннарсыз тәмамлана. Ут эчендә пешүче табылмый....

Коштавылында мунча яна. Ут эчендә калып пешүче дә бар. Районның янгын сүндерү бүлегенә әнә шундый хәбәр керә. Коткаручылар вакыйга булган урынга ашыга. Янгын сүндерү машинасы 5 минут эчендә барып, утны йөгәнләргә керешә. Мунчаның бурадан ясалган стенасы, түбәсе дөрләп яна. Ут йөгәнләнә. Бәхеткә каршы, вакыйга корбаннарсыз тәмамлана. Ут эчендә пешүче табылмый. Күңелсезлекнең балаларның шырпы белән уйнавы нәтиҗәсендә чыккан булуы ачыклана. 4 бала алдагы көнне беседкада шашлык пешерү өчен учак якса, бу көнне иске мунчаны сайлый. Беренче көнне күршеләренең уяулыгы аркасында янгын чыкмый кала. Ләкин күзәтүчесез калган балалар шуклыкларын дәвам итә. Бу юлы ут телләре югарырак үрмәли шул. Янгын сүндерүчеләрнең һәм халыкның уяулыгы аркасында гына зур бәлаләр чыкмады, балалар сәламәтлегенә, тирә-күршеләргә зыян килмәде.

Фото:http://yandex.ru/clck/jsredir?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев