15 июнь 2015 яңалыклары
-
Якташыбызга ерак Арканзас университетыннан рәхмәт әйтәләр
Данлыклы якташыбыз, Коштавылы турындагы "Күл буенда кошлар тавында" китабын чыгаруда зур көч куйган Наил Галиуллинга СШАның Арканзас университетыннан Рәхмәт хаты килде. Әлеге хатта китапны университет китапханәсенә бүләк итеп, чит тел, шул исәптән татар телен өйрәнүче яшьләргә зур этәргеч бирүе билгеләп үтелгән.
-
Район Сабан туена солдат егет кайтты
Дүртиле авылы егете Рамазан Сәлимуллин хәрби бурычын үтәп, Сабан туе алдыннан туган авылына, әти-әнисе, якыннары янына кайтты. Ул Мәскәү өлкәсендә эчке гаскәрләрдә хезмәт итте. Егетнең батырлыгын, кыюлыгын исбатлаучы бик күп Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары бар.
-
Коштавылында янгын чыккан: зыян күрүче дә бар
Коштавылында мунча яна. Ут эчендә калып пешүче дә бар. Районның янгын сүндерү бүлегенә әнә шундый хәбәр керә. Коткаручылар вакыйга булган урынга ашыга. Янгын сүндерү машинасы 5 минут эчендә барып, утны йөгәнләргә керешә. Мунчаның бурадан ясалган стенасы, түбәсе дөрләп яна. Ут йөгәнләнә. Бәхеткә каршы, вакыйга корбаннарсыз тәмамлана. Ут эчендә пешүче табылмый....