Реклама
Җәмгыять
Күпбалалы гаиләләрне торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүдән азат итәргә мөмкиннәр
Дәүләт Думасында Россиядәге күпбалалы гаиләләргә торак-коммуналь хезмәтләр өчен 100% субсидияләр түләргә тәкъдим иткәннәр. Бу хакта Дәүләт Думасының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе урынбасары Светлана Разворотнева хәбәр итте, дип яза "Известия".
Шулай итеп, өч һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүдән азат ителергә мөмкиннәр. "Матбугат.ру" билгеләп үтүенчә, кризис чорында гражданнарга һәм бизнеска ярдәм итү чараларында - 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә торак-коммуналь хезмәтләре өчен түләүнең 70%ын субсидияләү, гражданнар өчен "коммуналка" түләгәндә банклар комиссиясен гамәлдән чыгару һәм идарәче компанияләр өчен 0,1%ка кадәр чикләү каралган. Тәкъдимнәрне раслау өчен Төзелеш министрлыгына җибәргәннәр инде. Якын арада аларны министрлар кабинетына да тәкъдим итәргә исәп тоталар.
Чыганак: https://matbugat.ru/news/?id=36133
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев