Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күрше республикада кабан дуңгызларында Африка чумасы тапканнар

Күршебез-Чувашия республикасының Порецк районында кыргый кабан дуңгызларында тагын Африка чумасы авыруы тапканнар. Бер ел элек бу яклардагы бер аучылык хуҗалыгында шундый очрак теркәлгән иде инде. -Африка чумасының күпләп таралуы бер табигать шартларына гына бәйле түгел, монда кеше факторы да бик мөһим,-ди Апас районара дәүләт ветеринария күзәтчелеге хезмәте җитәкчесе Фиргат Сафин.-АЧС...

Күршебез-Чувашия республикасының Порецк районында кыргый кабан дуңгызларында тагын Африка чумасы авыруы тапканнар. Бер ел элек бу яклардагы бер аучылык хуҗалыгында шундый очрак теркәлгән иде инде.

-Африка чумасының күпләп таралуы бер табигать шартларына гына бәйле түгел, монда кеше факторы да бик мөһим,-ди Апас районара дәүләт ветеринария күзәтчелеге хезмәте җитәкчесе Фиргат Сафин.-АЧС ачыклангач та шул төбәктә кичекмәстән билгеле бер вакытка карантин режимы кертелә. Терлекчелек продуктлары, азык, тере терлекләр ташу, күчерүдә чикләүләр булдырыла. Юлларга ГИБДД белән бергә эшләүче ветеринария постлары куела. Бу йогышлы авыруга каршы әлегә кадәр нәтиҗәле вакцина юк, шуңа да авыру терлекләрне дәвалап, Африка үләте авыруын кисәтеп тә булмый. Авыру терлекләр, аларның торакларын, азыкны утка ягып кына АЧС таралмауны тәэмин итү мөмкин. Шуңа да бик сак булыйк. Аучылар да бу максаттан аерым чараларга тартылачак. Авыл җирлекләре башлыклары да уяу булсын иде. Шәхси секторда үз ихтыяҗлары өчен йорт дуңгызы тотучылар аларны ябык биналарда гына асрарга тиеш. Урамга, урманга чыккан терлек ул АЧС чыганагы белән дә очраша ала. Янәшәбездә-Буа районы чигендә бик зур дуңгызчылык комплексында барлык ветеринария куркынычсызлыгы таләпләрен дә кулланалар. Әгәр дә АЧС бу комплекска һәм безнең төбәккә дә үтеп керә калса, аның нәтиҗәләре барыбыз өчен дә бик аяныч булачак!

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев