19 декабрь 2017 яңалыклары
-
Апаста яшьлек туе
Колангыдан Ранис Сәлахов һәм Балтач районы кызы Ләйсән Хадиева парлы гаилә юлына аяк бастылар. Алар районның ЗАГС бүлегендә гаиләләренең беренче документын алды. Яшьләргә иң матур, изге теләкләр юлланды. Бу теләкләргә без дә кушылабыз, тигез, матур, парлы гомер телибез. Уйларыгыз һәрчак бергә булсын Юлларыгыз булсын гел бергә Ак беркәнчек япкан бәхетегез...
-
Сайт укучы апаслылар игътибарына бездән “Сары эт” салаты рецепты
Бик тиз һәм тәмле Кирәкле ингредиентлар: Шампиньон гөмбәсе - 250 Грамм Йомырка - 4 данә Әстерхан чикләвеге - 2/3 Стакан Кишер - 1 данә Майонез - 3 аш кашыгы Соль - тәменә карап Үсемлек мае - 2 аш кашыгы Әзерләү тәртибе: Барлык ингредиетларны әзерләгәннән соң иң элек кишер һәм йомырка...
-
Апас район суды карарын үзгәртте
Район суды тарафыннан тәртипсез тормыш рәвеше алып барган, исерткеч эчемлекләр белән мавыккан, баласын тәрбияләү белән шөгыльләнмәгән хатын-кыз аналык хокукыннан мәхрүм ителеп, баласын карага башка кеше билгеләнгән иде. Хәзерге вакытта ул уңай тормыш алып бара, баласын да үзе тәрбияләргә тели. Аналык хокукын кире кайтаруны сорап язган ханымның гаризасы каралды. Судта ул...
-
Әлмәндәрдә Мөнәвәрә чишмәсе булачак
Чишмәләргә, су чыганакларына игътибар көннән-көн арта. Әлмәндәр авылында да шундый изге эш башкарылды. Әлмәндәрдә туып-үсеп, бүгенге көндә Казанда яшәүче Габделкадыйр Халиков ике чакрым ераклыктагы кырдан авылга чишмә суы сузу эшен башкарды. Аңа авыл халкы, тирә-күршеләр дә бик теләп булышты. Хәзер әлеге чыганактан авыл халкы бик теләп файдалана. Тирә-күрше авыллардан да...
-
Апас Җәмигъ мәчете үзгәрешләр чорына керде
Апас Җәмигъ мәчетен быел бик матурладылар. Тәрәзәләр үтә күренмәле милли һәм Көнчыгыш орнаментлар белән бизәлде. Подвалда бик җыйнак кына хәләл кафе ачылды. Ә төп намаз залының асылмалы түбәсе хәзер зәвыклык һәм нәфислек үрнәге булып санала. Ришат Җамалиев.
-
“Йолдыз“ кабат уңыш яулый
Республикада "Эколидер" бәйгесенә йомгак ясалды. "Йолдыз" газетасы да бу бәйгедә актив катнашты. "Электрон басмада иң яхшы материал" номинациясендә икенче урынга лаек булды. Газетаның баш мөхәррире Гүзәл Хилавиева бүләкләү тантанасында катнашты һәм Диплом, акчалата бүләк алды.
-
Белешмәләрне район эчке эшләр бүлегенә килмичә дә алып була
Район эчке эшләр бүлегеннән хәбәр итүләренчә, хөкем ителү, үтелмәү, җинаять эшен тикшерү фактлары яки аны туктату турындагы хәбәрнамә, белешмәлекне район эчке эшләр бүлеге белән беррәттән күпфункцияле үзәктә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр аша да алырга була. Гариза тапшыру өчен паспорт һәм аның барлык битләренең күчерелмәләре кирәк. Дәүләт пошлинасы алынмый.
-
Апаста хоккейны олысы да, кечесе дә яратып карый һәм уйный
Апас "Алтын алка" боз сараенда Апас хоккей клублары Лигасы беренчелегенә һәм Татарстан "Алтын алка" матчлары, яшьләр һәм зурлар арасында районара иптәшләрчә очрашулар дәвам итә. -Һәр шимбә һәм якшәмбедә хоккей карарга килегез,-диләр команда капитаннары, тренерлар һәм хоккей хөкемдарлары. Ришат Җамалиев.
-
Биеш мәктәбе укучысы – беренче!
Балык Бистәсе районында "Әхмәт Гадел укулары" республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Биредә Биеш мәктәбенең 11 класс укучысы Энҗе Туктагулова (җитәкчесе рус теле һәм әдәбияты укытучысы Галина Алексеева) да катнашты. Ул үзенең эзләнү эшен лаеклы яклады һәм җиңү яулады. Энҗе беренче дәрәҗәдәге Дипломга һәм кыйммәтле бүләккә лаек булды.
-
Алда Апас халкын яллар көтә
Республика халкы гыйнварда 8 көн рәттән ял итәчәк. ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы гражданнарның күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп, 2018 елның гыйнварындагы ял көннәре турында мәгълүмат җиткерә. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза "Татар-информ". РФ Хезмәт кодексы нигезендә, 1, 2, 3, 4, 5,...
-
Кече Күккүздән Лена Гомәрова 11 төрле газета-журналга язылган
Кече Күккүз авылы хат ташучысы Флүзә Гайфуллина хәбәр итүенчә, авылда газета-журналларга күпләп язылучылар бар. Мисал өчен, 78 яшьлек Лена Гомәрова 11 төрле газета-журналга язылган. Район газетасы "Йолдыз" исемлектә беренчеләрдән булып тора икән. Узган ел Гомәровлар 9 төрле газета-журнал укыган.
-
Күрше республикада кабан дуңгызларында Африка чумасы тапканнар
Күршебез-Чувашия республикасының Порецк районында кыргый кабан дуңгызларында тагын Африка чумасы авыруы тапканнар. Бер ел элек бу яклардагы бер аучылык хуҗалыгында шундый очрак теркәлгән иде инде. -Африка чумасының күпләп таралуы бер табигать шартларына гына бәйле түгел, монда кеше факторы да бик мөһим,-ди Апас районара дәүләт ветеринария күзәтчелеге хезмәте җитәкчесе Фиргат Сафин.-АЧС...