Кулда - гармун, күңелдән моң ага
Кызыл Тау якларында җыр-моңга гашыйк халык яши. Җырчылары, гармунчылары белән дә данлыклы ул. Илсөяр апа Сафина да 4 яшьтә гармунда уйнарга өйрәнгән. -Әтием Вазыйхҗан, абыем Насыйх Миңнегалиевлар өздереп гармунда уйныйлар. Аларга ияреп, мин дә кечкенәдән кулыма гармун алдым. Гаиләдә барыбызның да күңелендә моң яши. Әтинең кечкенәдән урындыкка бастырып җырлатканнары истә...
-Әтием Вазыйхҗан, абыем Насыйх Миңнегалиевлар өздереп гармунда уйныйлар. Аларга ияреп, мин дә кечкенәдән кулыма гармун алдым. Гаиләдә барыбызның да күңелендә моң яши. Әтинең кечкенәдән урындыкка бастырып җырлатканнары истә калган. Безнең гаиләдә һәр кич концерт кую белән төгәлләнә иде, - ди ул.
Илсөяр апа иң беренче булып "Яшь гомер" җырының көен суза. Кечкенә бармаклары гармун телләрендә биеп, үзеннән-үзе матур көйләр чыгара. Аннан икенчесе, өченчесе... Буш вакыты булу белән куллары гармунга үрелә. Шатлыклары булса да күңеленнән моң булып түгелә, борчулары булса да куллары гармунга үрелә.
-Без биш туган - 4 кыз, 1 малай үстек. Әниебез бик яшьли арабыздан китте. Ул вакытта миңа 4 яшь, сеңелемә 1 яшь кенә иде әле. Безне әти һәм әтиебез ягыннан дәү әниләребез үстерде. Мин 9 класста укыганда әти кабат өйләнде. Бик матур яшәделәр, - дип еракта калган булса да, бүген дә йөрәгендә сакланган хатирәләр белән дә уртаклаша Илсөяр апа.
Әтисе Вазыйхҗан абый моннан 8 ел элек тормыштагы ярын кабат югалтып, бүгенге көндә ялгызы яши. Җәйләрен Илсөяр апа гаиләсендә, кышларын Чистай шәһәрендә яшәүче улы Насыйх янында үткәрә ул. Кайда гына, ничә яшьтә генә булса да, ул гармуныннан аерылырга теләми, бик яратып җырлар тыңлый.
Илсөяр апаның сәхнәдән төшкәне юк. Тормыш иптәше Рашат абый да мәдәният хезмәткәре. Авылда узган бер генә кичә дә Илсөяр апаның җыр-моңнарыннан башка узмый. Районкүләм чараларда да ул еш кунак. Үзе уйный, үзе җырлый.
-Сәхнәгә чыккач, иңнәремдәге гармунның авырлыгы да онытыла, - ди ул.
Илсөяр апа 25 ел гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган. Кызыл Тау мәктәбенең тәҗрибәле химия-биология укытучысы ул. Мәктәптә музыка дәресләре дә алып бара. Укучылар да, үзенең балалары да сәнгатькә, сәхнәгә тартыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев