Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм без

Күренекле рәссамнар Апас балалары өчен мастер-класслар уздыра

Районда Россия һәм Татарстан рәссамнарының пленэр-симпозиумы уза.

(8 июнь, “Апастово-информ”).


Рәссамнар ике атна дәвамында ачык һавада районыбызның истәлекле урыннарын сурәтләп, картиналар язалар. Шулай ук районыбызның Сара Садыйкова исемендәге сәнгать мәктәбенең сынлы сәнгать бүлегенә йөрүче балалар өчен мастер-класслар уздыралар.
“Рәссам, график, сәнгать белгече, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, Череповец дәүләт университетының сынлы һәм декоратив-кулланма сәнгать һәм архитектура бүлеге профессоры Вера Филиппова рәсем буенча, Россиянең Атказанган мәдәният хезмәткәре Владимир Башкирковя, Казан халык сәнгать кәсепләре техникумы укытучысы Ландыш Садеретдинова әвәләү һәм керамика буенча мастер-класс тәкъдим иттеләр. Балалар бик теләп катнаштылар, бик күп кызыклы мәгълүмат алдылар”, - дип хәбәр итте сәнгать мәктәбе җитәкчесе Фатыйх Хисамов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев