“Кванториум” мобиль технопаркы дәресләрендә киләчәк тәрбияләнә
Татарстанда “Мәгариф” милли проектының “Һәр бала уңышы” федераль проекты кысаларында “Кванториум” мобиль технопаркы эшли башлады.
(14 октябрь, “Апастово-информ”).
Зәй мәктәбендә әлеге технопаркның дәресләре башланды. Инженерлык һәм фәнни һөнәрләр абруен күтәрү - бу проектның максаты булып тора. 5нче октябрьдән башлап, Яр Чаллыдагы “Кванториум” мобиль технопаркы укытучылары Зәйнең 7нче мәктәбендә үз эшләрен башлап җибәрделәр.
Укучылар IT тармагында эшләүче белгечләр хезмәте белән танышачаклар. Укытучылар 5-11 класс балалары белән актив эш алып баралар. Технопарк укытучылары 7нче мәктәпкә быел өч тапкыр килүне планлаштыралар.
Тулаем алганда, бу проект аеруча сәләтле балаларга дөрес профориентация бирүгә юнәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев