Кыргый каз һәм ата үрдәккә ау сезоны бара
Районда үрдәкләргә ау сезоны 2 апрельдән 6 майга кадәр, суда йөзүче киек казларга - 16 апрельдән 25 апрельгә кадәр, ә киек кошларга- 23 апрельдән 2 майга кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта республикада биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Апас филиалы җитәкчесе Рифат Гәрәев хәбәр итте.
(19 апрель, “Апастово-информ”).
“Язгы ау сезоны 2 апрельдә ачылды. Бу вакытта бары тик бер урында шалаш астында утырып, җәяү яки транспорт белән йөрмичә ата үрдәкләр ауларга мөмкин иде. 16 апрельдән төп ау сезоны кыргый каз һәм ата үрдәккә башланды”, - диде ул.
Рифат Гәрәев белдергәнчә, районга төрле төбәк һәм республикалардан 270-300 аучы килгән.
Махсус гаризасы нигезендә, рөхсәте булган кешеләр генә ауга чыга ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев