Әлмәндәрдә Мөнәвәрә чишмәсе булачак
Чишмәләргә, су чыганакларына игътибар көннән-көн арта. Әлмәндәр авылында да шундый изге эш башкарылды. Әлмәндәрдә туып-үсеп, бүгенге көндә Казанда яшәүче Габделкадыйр Халиков ике чакрым ераклыктагы кырдан авылга чишмә суы сузу эшен башкарды. Аңа авыл халкы, тирә-күршеләр дә бик теләп булышты. Хәзер әлеге чыганактан авыл халкы бик теләп файдалана. Тирә-күрше авыллардан да...
Чишмәләргә, су чыганакларына игътибар көннән-көн арта. Әлмәндәр авылында да шундый изге эш башкарылды. Әлмәндәрдә туып-үсеп, бүгенге көндә Казанда яшәүче Габделкадыйр Халиков ике чакрым ераклыктагы кырдан авылга чишмә суы сузу эшен башкарды. Аңа авыл халкы, тирә-күршеләр дә бик теләп булышты. Хәзер әлеге чыганактан авыл халкы бик теләп файдалана. Тирә-күрше авыллардан да килеп су алучылар бар. Шәһәргә китүчеләр дә чишмә суын алып китә.
Чишмә киләчәктә Габделкадыйр Халиковның әнисе истәлегенә Мөнәвәрә исемен йөртәчәк. Тирә-ягы тагын да матурланачак дип көтелә.
Әлеге изге эшкә алынган Габделкадыйрга, үзеннән өлеш керткән авыл халкына олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Изгелекләрегез җирдә ятмасын!
Римә Хафизова,
Әлмәндәр авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев