Җинаять эше РФ Җинаять кодексының 110 нчы маддәсе (үз-үзенә кул салуга җиткерү) буенча кузгатылган. Тикшерү мәгълүматларына караганда, 14 июнь кичендә Әлмәт шәһәрендәге бер фатирда 10 яшьлек малайның үле гәүдәсе табыла. Беренчел фаразлар буенча, аның үз-үзенә кул салуы хакында әйтелә.
Бу хакта "Әлмәт таңнары" болайрак яза: "Әлмәттә бер малай әти-әнисе туган көненә велосипед бүләк итмәгән өчен үз-үзенә кул салган.Вадим Р. туган көненә 4 сәгать вакыт калгач, үз-үзенә кул салган. Бала әти-әнисеннән искесе урынына яңа велосипед сораган булган, әмма өлкәннәр каршы төшкән"... Тикшерү эше дәвам итә.
Чыганак: intertat.ru
Нет комментариев