16 июнь 2016 яңалыклары
-
Апас районы мәдәният хезмәткәрләре киңәште
Район мәдәният йортында мәдәният, китапханә, музей хезмәткәрләренең чираттагы җыелышлары булды. Алар соңгы вакытта үткән чараларга нәтиҗә ясадылар, киләчәккә планнар билгеләделәр. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Альберт Сәләхетдинов үз чыгышында авыл яшьләрен мәдәни чараларга күбрәк тартырга кирәклегенә басым ясады, клубларның эш сәгатьләренә тукталды. Соңыннан бер төркем алдынгылар бүләкләнде. Җыелышның икенче бүлегендә район...
-
Әлмәттә 10 яшьлек малай үз-үзенә кул салган
Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе Әлмәт шәһәре бүлеге әлеге факт буенча җинаять эше кузгатты. Җинаять эше РФ Җинаять кодексының 110 нчы маддәсе (үз-үзенә кул салуга җиткерү) буенча кузгатылган. Тикшерү мәгълүматларына караганда, 14 июнь кичендә Әлмәт шәһәрендәге бер фатирда 10 яшьлек малайның үле гәүдәсе табыла. Беренчел фаразлар буенча, аның үз-үзенә...