M12 автотрассасы Татарстанны Европа - Көнбатыш Кытай маршрутының үзәгенә әйләндерәчәк
Автоюл төзелешеннән икътисади эффект триллион сумда исәпләнәчәк.
(7 сентябрь, “Апастово-информ“).
М12 Мәскәү – Казан автомагистрале төзелеше Татарстанны Европа – Көнбатыш Кытай маршрутының үзәгенә әйләндерәчәк. Бу республика һәм тулаем алганда Россия икътисады үсешенә җитди этәргеч бирәчәк. Шундый фикер белдерде НИУ профессоры, транспорт һәм транспорт сәясәте экономикасы институты директоры Михаил Блинкин.
“Аның эффекты триллион сумда исәпләнәчәк. Мин барлык бәхәсләрдә, исәп-хисап эшләрендә катнаштым. Эффект, чыннан да, югары. Йөк ташу белән бәйле бар нәрсә икекә тапкырлана, ә китереп җиткерү вакыты икегә бүленә“, - диде Блинкин.
Профессор сүзләренә караганда, М7 трассасы заманча икътисади таләпләргә туры килми, чөнки, ул шәһәрләр һәм авыллар аша үтә. Ә бистә эчләрендә тизлекне арттырырга ярамый. Бу товар хәрәкәтен сизелерлек акрынайта. “Автотрасса Татарстан оешмаларына көнбатыш һәм көнчыгыш базарларга, теләсә нинди продукция белән чыгарга мөмкинлек бирәчәк“, - дип аңлата Блинкин.
2020 елның июлендә яңа M12 автомагистрален төзү буенча эш башлануы Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин тарафыннан игълан ителгән иде. Аның сүзләре буенча, бу киләсе өч-дүрт ел эчендә бөтен Россиядә иң зур юл проекты булып торачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев