Мал табиблары Изге Болгарга сәяхәткә китте
Август аеның соңгы шимбәсендә ил күләмендә ветеринария хезмәткәрләре һөнәри бәйрәме билгеләп үтелә. Бу уңайдан алар Изге Болгар җиренә истәлекле сәяхәткә китте. Иң алдынгы, хезмәт казанышларына ирешүче бер төркем мал табибларына Диплом-Грамоталар тапшырылды.
-Районыбыз терлекчелек тармагында куркыныч хәлләр килеп чыкмасын өчен без вакытында кисәтү чаралары үткәрүгә җитди игътибар бирәбез. Фермалар һәм шәхси секторда район күләмендә бүген 22 меңгә якын терлек, кош-корт исәпләнә. Алар арасында йогышлы авырулар күпләп таралса, район авыл авыл хуҗалыгы, ит һәм сөт җитештерү тармагына зур куркыныч яный,-ди районның баш мал табибы Марат Фәтрахманов.
Район ветеринария берләшмәсе, районара ветеринария-бактериология лабораториясе коллективларында бүген тәҗрибәле 35 белгеч эшли. Соңгы 5 елда районга 6 яшь хезмәткәр эшкә кайтты.
-Фән, технология яңалыкларын тормышка, көндәлек кулланышка кертү бурычын төгәл үтәргә омтылабыз,-ди ветеринария фәннәре кандидаты, район баш мал табибы урынбасары Рәис Нигмәтҗанов.
Районда яңа нигездә 3 авылда яңа ветеринария участок пунктлары төзелде һәм файдалануга тапшырылды, лаборатория иң заманча җиһазлар белән комплектланды.
Район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә бүген 15 мал табибы эшли. Алар белән аңлашып, ярдәмләшеп хезмәттәшлек итү үз нәтиҗәләрен бирә.
-Аеруча лейкоз, төрле тояк авырулары, туберкулез, себер язвасы, кош гриппы, Африка чумасы, котыру авыруы, нодуляр дерматит (ЗУД) кебек йогышлы авыруларга ныклы киртә кую, аларның районга үтеп керүен кисәтү-безнең төп бурычларыбызның берсе,-дип кисәтә үз чиратында Татарстан Ветеринария идарәсе каршындагы Дәүләт ветеринария инспекциясенең Апас территориаль бүлеге җитәкчесе Фиргать Сафин.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев