28 август 2019 яңалыклары
-
Апаста сөт продуктлары җитештерү заводы яңадан эшли башлаячак
Каратун җирлегендә урнашкан сөт продуктлары җитештерү заводы 2012 елдан эшләүдән туктаган иде. Шушы арада районга шатлыклы хәбәр килде. Удмуртиянең “Ува-молоко” оешмасы Каратун сөт җитештерү заводы базасында, яңа Европа технологияләренә нигезләнеп, тәүлегенә 200-250 тонна сөт эшкәртү комлексын ачу эшләрен башлады.
-
Төзелә торган бина җимерелеп, өемнәр астында кешеләр калган
Новосибирскида төзелә торган бина дивары җимерелгән. Өемнәр астында урында эшләгән 12 кеше калырга мөмкин.
-
Район эчке эшләр бүлеге колллективы балаларга бүләк тапшырды
Район эчке эшләр бүлеге колллективы һәм биредә оешкан Җәмәгатьчелек Советы бик саваплы гамәл башкарды.
-
Мал табиблары Изге Болгарга сәяхәткә китте
Август аеның соңгы шимбәсендә ил күләмендә ветеринария хезмәткәрләре һөнәри бәйрәме билгеләп үтелә. Бу уңайдан алар Изге Болгар җиренә истәлекле сәяхәткә китте. Иң алдынгы, хезмәт казанышларына ирешүче бер төркем мал табибларына Диплом-Грамоталар тапшырылды.
-
Кызыл-Тау авылында гомер кичерүче Мөслимә әби Гаффарова Ил башлыгының Котлау хатын алды
Кызыл-Тау авылында яшәүче Мөслимә әби Гаффарова 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады. Бу уңайдан аңа Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгының Котлау открыткасы, истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырылды.
-
Татарстан егете Айдар Минеев WorldSkills чемпионатында беренче урынны алды
Чемпионатта ул су асты камерасы прототипын ясаган.
-
Апаста яшь гаилә туды
Бу көннәрдә районда тагын бер яшь гаилә туды. Түбән Балтай егете Раиль Закиров белән Карамасар авылы кызы Гөлсинур Галиәкберова яшьлек туйлар билгеләп уздылар. Яшьләрне иң шатлыклы көннәре белән тәбрик итәбез! Бәхетле, мул, имин, тигез тормыш телибез!
-
Владимир Путин: Казан безнең кунакларга ошагандыр дип ышанам
"Искиткеч, куәтле энергия белән үсеш ала торган шәһәр", - дип бәяләде Илбашы.