Марат Хәсәнов – “2013 – Ел кешесе-хәйриячесе” бәйгесендә катнаша
ООО СХП "Әнәле" берләшмәсе җитәкчесе Марат Хәсәнов үзенең киң күңелле, итагатьле, ярдәмчел булуы белән аерылып тора. Һәр ел саен беренче сыйныфка баручы балаларга уку кирәк-яраклары, бәйрәмнәрдә бүләкләр тарату дисеңме, төрле спорт бәйгеләрендә спонсорлык итү, бүлекчә хезмәтчәннәрен концерт-театрларга йөртү, лаеклы ялга чыгучыларга, хезмәт ветераннарына аерым игътибар бирү - болар барысы да...
ООО СХП "Әнәле" берләшмәсе җитәкчесе Марат Хәсәнов үзенең киң күңелле, итагатьле, ярдәмчел булуы белән аерылып тора. Һәр ел саен беренче сыйныфка баручы балаларга уку кирәк-яраклары, бәйрәмнәрдә бүләкләр тарату дисеңме, төрле спорт бәйгеләрендә спонсорлык итү, бүлекчә хезмәтчәннәрен концерт-театрларга йөртү, лаеклы ялга чыгучыларга, хезмәт ветераннарына аерым игътибар бирү - болар барысы да яшь җитәкченең күркәм эш-гамәле. Белгеч-агроном, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, 2009 елда районда "Ел хәйриячесе" исеменә лаек булган Марат Хәсәновка "2013 - Ел кешесе-хәйриячесе" бәйгесендә дә уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев