31 гыйнвар 2014 яңалыклары
-
Апаста 25 егет һәм кыз бер көндә тәүге паспортлы булды
Район хакимиятенең зур утырышлар залында 14 яше тулган яшь апаслыларга паспортлар бирү дәвам итә. Районда мондый матур традиция узган елның август аенда пәйда булды. Һәр айның соңгы пәнҗешәмбе-җомга көннәрендә Апаска әти-әниләре белән бергә яшь апаслылар чакырыла. Соңгы 6 айда 200 егет һәм кыз үз кулына беренче паспортын әнә шундый тантаналы...
-
Мәсгут ага Исхаков Апас кызы Гүзәл Корбангалиеваны эзли
Миңа - 77 яшь. Мәктәптә физик хәзерлек укытучысы булып эшләдем. Хәзер инде аякларым авырту сәбәпле, өйдә генә утырам. Үземә бик ошаган шигырьләргә көйләр язып үземә юаныч табам. Апас кызы Гүзәл Корбангалиеваның "Телисеңме?" шигырен дә көйле итәсем килде. Шушы җыр хакында сөйләшү өчен Гүзәлнең минем белән элемтәгә чыгуын көтеп калам. Мәсгут...
-
Хөрмәтле спорт сөючеләр!
2 февральдә Сабан туе аланлыгында "Татарстан чаңгы юлы - 2014" ярышлары була. Ярышларда актив катнашыйк!
-
Марат Хәсәнов – “2013 – Ел кешесе-хәйриячесе” бәйгесендә катнаша
ООО СХП "Әнәле" берләшмәсе җитәкчесе Марат Хәсәнов үзенең киң күңелле, итагатьле, ярдәмчел булуы белән аерылып тора. Һәр ел саен беренче сыйныфка баручы балаларга уку кирәк-яраклары, бәйрәмнәрдә бүләкләр тарату дисеңме, төрле спорт бәйгеләрендә спонсорлык итү, бүлекчә хезмәтчәннәрен концерт-театрларга йөртү, лаеклы ялга чыгучыларга, хезмәт ветераннарына аерым игътибар бирү - болар барысы да...
-
Районда янгын чыгу очраклары ике тапкырга арткан
Узган елның гыйнвар аенда 3 очрак теркәлгән булса, быел уттан 6 шәхси хуҗалык зыян күргән. Янгын сүндерүчеләр әйтүенчә, 5 очракта мичләрне артык кыздыру сәбәпле ут капкан, 1 очракта электр чыбыкларының нык искергән булуы йогынты ясаган. Узган атнада Түбән Биябаш һәм Кызыл Тау авылларында сарай янган. - 24 гыйнварда Түбән Биябашы...
-
Иң көчлеләр Казанга бара
Татарстан мәгариф хезмәткәрләре Спартакиадасының район этабы уңышлы төгәлләнде. Ришат Җамалиев. 30 январьда Апас "Алтын алка" Боз сараенда укытучылар, мәктәп директорлары арасында шорт-трек тимераяк ярышында иң җитезләр ачыкланды. Ир-атлар арасында финиш сызыгын вакытка беренче булып Биеш мәктәбе укытучысы Рамил Мөхетдинов үтте. Бер үк вакытта ул районның "Зөя" хоккей командасы капитаны да....