Мин сезгә рәхмәтле бәйгесе катанашучылары
Табиблар 1. Гайнуллин Рөстәм Үзбәк улы Хөрмәтле Рөстәм Үзбәк улы! Сез районыбыз горурлыгы, халыкның сәламәтлеген кайгыртучы, халык хөрмәтен лаеклы яулаган табиб. Сезнең ни дәрәҗәдә акыллы, белемле, кешелекле һәм гади булуыгызга сокланмаган кеше юктыр. Акыллы да, белемле дә Сез, Игелекле һөнәр иясе. Озын гомер, сәламәтлек теләп, Килә сезгә башны иясе. Кеше...
Табиблар
1. Гайнуллин Рөстәм Үзбәк улы
Хөрмәтле Рөстәм Үзбәк улы! Сез районыбыз горурлыгы, халыкның сәламәтлеген кайгыртучы, халык хөрмәтен лаеклы яулаган табиб. Сезнең ни дәрәҗәдә акыллы, белемле, кешелекле һәм гади булуыгызга сокланмаган кеше юктыр.
Акыллы да, белемле дә Сез,
Игелекле һөнәр иясе.
Озын гомер, сәламәтлек теләп,
Килә сезгә башны иясе.
Кеше саулыгы өчен җан атасыз,
Көнне төнгә ялгап эшлисез.
Сайлаган һөнәрегезгә Сез,
Тугъры булып яшисез.
Өмете өзелгәннәргә
Яшәү көче бирәсез.
Үлем тырнагыннан йолкып,
Гомер бүләк итәсез.
Бәхетле яшәгез җирдә,
Борчу-хәсрәт күрмәгез.
Ак халатыгыз һәрчак,
Сезнең йөзне бизәсен.
Озын гомер, сәламәтлек
Юлдашыгыз булсыннар.
Иңегездә фәрештәләр,
Бәхет теләп торсыннар!
Сезгә булган хөрмәтемне,
Күңел түрендә йөртәм.
Бәйрәмегез белән котлап,
Шигырьне бүләк итәм.
Свияжский бистәсендә яшәүче, Биеш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фирая Хисамова.
2. Ахметзянов Нияз Назыйр улы
Авыру яшьне, картны сорап тормый дибез. Олыгайгач бигрәк тә авырлаша. Хастаханә юлын да еш таптарга туры килә. Яшь кенә булса да хирург Нияз Әхмәтҗанов авыруларга бик ихтибарлы. Йомшак кына итеп Флера апа ничек хәлләрегез дип исәнләшә. Шундый җылы итеп хәл белүдән дә терелеп, җиңеләеп китәсең. Нияз Назыйр улына олы рәхмәтемне җиткерәм. Үзенең бер вакытта да аяк-куллары сызламасын, гаиләсендә тигезлек, балалар шатлыгы, тулы бәхет теләп калам. Киләчәктә дә иң яхшы табибларның берсе булып калсын.
Каратуннан Флера апагыз Сөләйманова
3. Мухамедова Венера Әнәс кызы
Рәхмәт, сезгә, Венера Әнәсовна!
Район үзәк хастаханәсе табибәсе Мухамедова Венера Әнәс кызын 21 елдан бирле беләм. Ул безнең гаилә табибәсе кебек. Әткәй, әнкәй, кайнанам әнкәйне дә авырып китсәләр ул дәвалады. Тәүлекнең кайсы гына сәгатендә шалтыратсак та кырык эшен кырык якка ташлап килеп җитә иде. Хәзер балаларыбыз, оныкларыбыз авырып китсә аңа мөрәҗәгать итәбез. Без аңа бик рәхмәтле. Ул хөрмәткә, мактауга лаек табибә. Исән-сау эшләсен, сәламәт булсын!
Апастан Люция Зыятдинова гаиләсе.
Районыбызның "Йолдыз" газетасында "Мин сезгә рәхмәтле" дигн яңа бәйге барлыкка килгәч, бик теләп аңа кушылам һәм хуплыйм. Бу бәйгедә сүзем Апас үзәк хастаханәсендә табибә-терапевт булып эшләүче Мөхәммәдова Венера Әнәс кызы һәм аның шәфкать туташлары Алсинә белән Раилә турында. Алар авырып килүчеләргә тормышыбызны яңадан дәвам итәргә, хыялларыбызны тормышка ашырырга ярдәм итәләр. Венера Әнәс кызы авырулар белән йомшак кына елмаеп сөйләшә, өметне, ышанычны арттыра. Күп еллар дәвамында пацинетларының ихтирамын, ышанычын яулап, бөтен гомерен, тырышлыгын районыбыз халкының сәламәтлеген булдыруга багышлаган намуслы хезмәт иясе мин сезгә бик рәхмәтле! Иксез-чиксез рәхмәт сезгә! Шушы шигъри юлларны бүләк итәсе килә.
Сезнең гомер гел изгелек эшләү,
Безгә яшәү бүләк итәсез.
Үзегезгә кайтсын шатлык булып,
Мәрхәмәтле һәрбер иртәгез.
Сезнең кулда безнең сәламәтлек,
Килә бераз гомер итәсе.
Рәхмәт сезгә, рәхмәт олы җанлы
Ак халатлы Апас табибәсе.
Алда әйтеп үткән шәфкать туташларына да шатлык-куанычлар, саулык-сәламәтлек телим. Бәйрәмегез котлы-мөбәрәк булсын, исән-сау эшләгез. Иң изге теләкләр белән - Апастан Таһирә Шәфигуллина.
18 июнь - медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан Апас үзәк хастаханәсенең табибә-терапевты Мөхәммәдова Венера Әнәс кызын, шулай ук Гайнуллин Рөстәм Үзбәк улын бәйрәмнәре белән котлап, иң изге теләкләребезне җиткерәсебез килә. Сау-сәламәт булып, өметләр өзелгәндә безгә яшәү көче бирәсез, ышаныч бүләк иткәнегез өчен рәхмәт сезгә. Гел шулай ярдәмчел, мәрхәмәтле булып калыгыз.Ибраһимова Гөлфия.
Авырсак һәркайсыбыз табиблардан ярдәм, могҗиза көтә. Могҗиза дигәнебез - 1 уйласаң, аларның осталыгы, авыруга карата түзем-саәыр мөнәсәбәте. Аларга йокысыз төннәрне, борчулы көннәрне күп кичерергә туры килә. Алар үзләренең күңел җылыларын, һөнәри белемләрен кызганмыйча саулыгы какшаганнарга ярдәмгә ашыгалар. Рәхмәт сезгә!
Ап-ак халат - Венера ханым өстендә. Ул бик җете булып күренә. Күңел аклыгы да өстәлгәнгә күрә шулайдыр ул.
Сез бит Апасның Гөлшаһидәсе. Әйе, әйе. Ак чәчәкләрне дә сезгә бүләк итәсе килә. Җырдагыча ак күңелле, саф булып калсагыз иде гомер буе.
Кемнәр ялга өзелер гомерләрне,
Бүләк итә бар киләчәгең -
Тик шуларга җыеп бирер идем
Җир шарының барлык чәчәген.
Ах, кадерле армас докторлар,
Сез мәңгегә гомер сагында.
Шуңа сезгә барлык йөрәкләрдә
Иң мөкатдәс һәйкәл салына.
Ихлас рәхмәтемне әйтер өчен
Ничек кенә табыйм сүзләрен.
Менә бүген чәчәк бәйләменең
Бирер идем сезгә иң-иң гүзәлен.
Сез якты кояш кебек
Күңелләрне назлап җылытасыз.
Авырганда ярдәм кулы сузып,
Сабыр сүзегез беән юатасыз.
Миннегалиева Наилә.
Безнең өчен иң якын кешебез - гаилә табибыбыз, кадерле кодагыебыз Мөхәммәдова Венера Әнәс кызын һөнәри бәйрәме - медицина хезмәткәрләре көне белән котлыйбыз. Без сезгә бик рәхмәтле - үз генә авырып китсәк тә, ярдәмгә ашыгасың, яшәү көче бирәсең. Рәхмәтебез, хөрмәтебез сезгә иксез-чиксез, сезгә саулык-сәламәтлек, бәхет-шатлыклар теләп Сабировлар гаиләсе.
Участок врачыбыз Мөхәммәдова Венера Әнәс кызын 18 июнь - медицина хезмәткәрләре көне белән ихлас котлыйм. Сезгә исәнлек-саулык, бәхет-шатлыклар телим. Мин сезгә рәхмәтлемен. Аз гына авырып китсәм дә, сезгә мөрәҗәгать итәм, шуңа сезгә хөрмәтем, рәхмәтем чиксез.
Апас, Нәбиуллин Мәгъзум.
Шәфигуллина Таһирә, Әминов Рамазан хәзрәт, Сабировлар Гайсә, Разыя, Ибраһимова Гөлфия, Миннегалиева Наилә, Җиһаншина Назирә, Фәхретдинова Рузилә, Хәсәнова Асия, Нәбиуллина Лилия, Мөхетдинова Фәүзия, Нәбиуллин Мәгъзум, Гатиятуллина Мәдинә, Сабирова Роза, Хәмидуллина Гөлфия, Налия Җәләлиева, Гөлназ Зиганшина, Альбина Зиганшина.
4. Хураськин Алик Алексеевич
Я жительница деревни Тюбяк-Черки Федотова Зоя Кондратьевна. Выражаю большую благодарность нашему участковому врачу Хураськину Алик Алексеевичу. Это врач с большой буквы!!! Он никогда не оставит даже маленькую твою просьбу без внимания. Попав один раз к нему на прием остаётся хорошее впечатление, ему не безразлична твоя судьба и твоё здоровье. Всегда внимательный, вежливый, умеет успокоить. Каждое посещение доктора приносило мне успокоение. Именно благодаря ему я встала на ноги. Я хочу пожелать ему от всей души добра, здоровья. Оставайтесь всегда такими милыми, улыбчивыми и оптимистичными. Счастья вам и вашим близким.
Шәфкать туташлары (фельдшерлар)
1. Сагитзянова Миләүшә Гиният кызы
Кызылтау авылы фельдшерлары Сагитзянова Миләүшә Гиният кызы һәм Хәбибуллин Рәмис Ринат улы алар безгә кендә тендә кирәк. Авыр һәм җаваплы эшләрендә уңышлар, түземлелек телибез.
Безнең авылыбызның яраткан фельдшеры Сәгыйтҗанова Миләүшә апа. Ул һәрвакыт ачык йөзле көннең кайсы вакыты булуга карамастан ярдәм итәргә ашыга. Анарга исәнлек-саулык сәламәтлек телим. Алдагы тормышында шулай ачык йөзле шат күңелле булып калсын. Без аны бик тә хөрмәт итәбез.
Авылыбызның тагын бер фельдшеры Хәбибуллин Рәмис. Анарга да исәнлек-саулык, гаилә бәхете телим, эшендә зур уңышлар телим.
2. Хәбибуллин Рәмис Ринат улы
Авыл халкы канәгать
Җыйнак кына бер бина бар
Кызыл-Тау авылында.
Үзе кечкенә булса да,
Сыйдырган барысын да.
Бу өй авылда бер генә
Аны бар да беләләр.
Көнгә чыккач яше-карты
Шушы өйгә киләләр.
Монда килә яше-карты,
Нәни бала-чагалар.
Килүчеләр җаннарына
Шифа-дәва алалар.
Көне буе бу тирәдә
Сукмак күпме таптала.
Тау битендәге җыйнак өй
"Медпункт" дип атала.
Кемдә нинди авыру булса,
Медпунктка киләләр.
Чөнки монда һәр авыруга
Шифа барын беләләр.
Авыру-сырхау килми тормый,
Алар йөри янәшә.
Кешеләрне кабул итә
Рәмис белән Миләүшә.
Көләч йөз, йомшак сүз белән
Каршылыйлар авыруны.
Халыкка хезмәт итәләр,
Белмиләр ару-талуны.
Көндезге эшне төгәлләп,
Йортларына кайталар.
Кайчак аларны йокыдан
Төнлә дә уяталар.
Намус белән хезмәт итсәң,
Халык бәяли эшне.
Һәммә кеше мактап сөйли
Хәбибуллин Рәмисне.
Сәгыйтҗанова Миләүшә
Яхшы белә үз эшен.
Ул халыкка багышлаган
Бар сәләтен, бар көчен.
Арттыра дип уйламагыз,
Дөресе шул, җәмәгать.
Рәмис белән Миләүшәдән
Авыл халкы канәгать.
Вафин Шәүкәт.
Кызыл-Тау авылы.
3. Гайнетдинова Ильмира Гаптерәуф кызы
Аюкөйдергән авылында бу якты дөньяга бер кыз бала туган. Язмыш җилләре аны Болын-Балыкчы авылына китерә. Хәзергесе вакытта Гайнетдинова Ильмира Гаптерәуф кызы Апас районы шифаханәсендә терапия бүлегендә шәфкать туташы булып эшли. Эшли дип әйту аз аңа карата.Үз эшенең остасы. Чыннан да, җырдагыча ак канатлы фәрештәбез ул безнең.
Гаиләсендә акыллы, булдыклы әни дә, иренә тугрылыклы тормыш иптәше, абыйларына,туганнарына, күршеләренә карата мәрхәмәтле җан иясе ул безнең! Аңа эшендә зур уңышлар, исәнлек, саулык теләп калабыз.
Ляйсан Залялиева
4. Кадырова Фәүзия Рафаэль кызы
Апас авылында туып үскән, хәзерге көндә Болын-Балыкчы авылында яшәүче килендәшебез Кадырова Фәүзия Рафаэль кызы, озак еллар буе Апас районы шифаханәсендә, ашыгыч ярдәм бүлегендә шәфкать туташы булып эшли. Якыннарына гына түгел, бик күпләргә ярдәм кулы сузган шәфкать иясе ул безнең. Тәүлекнең кайсы вакытында мөрәҗәгать итсәң дә ярдәм итә ул. Килендәшем гаиләсендә дә үрнәк эшендә дә абруе зур аның. Аңа гел шулай шәфкать иясе булып, гел шулай чибәр, акыллы, сөйкемле, ярдәмчел булып калуын телим.
Дөньяда әйбәт, мәрхәмәтле, ярдәмчел, уңган-булган кешеләр бик сирәктер. Әлеге матур сыйфатлар Апас шифаханәсендә ашыгыч ярдәм бүлегендә шәфкать туташы булып эшләүче Кадырова Фәузия Рафаэль кызына бик туры киләдер мөгаен. Ак халатлы якын дустыбыз ару талуны белми, янына кайчан барма ачык йөз белән каршы алып төпле киңәшләре белән бар кешене төрелтә. Эштә менә дигән шәфкать туташ, ә гаиләсендә уңган хатын ул. Алдагы көннәрдә дә исән-сау эшләргә, яшәргә язсын аңа.
5. Кадырова Гөлшат Ринат кызы
Чәтбаш авылы фельдшеры Кадырова Гөлшат Ринат кызы. Эшеңдә уңышлар.
6. Фатыхова Мәдинә
Үтәмеш авылы фельдшеры Фатыхова Мәдинә, үз эшенең остасы, тәүлекнең кайсы вакытына карамастан һәрвакыт ярдәм итә. Мәдинә апа кебек мәрхәмәтле ярдәмчел кешеләр сирәктер, исәнлек-саулык, авыр һәм җаваплы эшеңдә уңышлар телибез.
7. Гүзәл Фаттахова
Түбән Биябашы фельдшеры Гүзәл Фаттахованы һөнәри бәйрәме белән. Үз эшен белеп башкаручы, ярдәмчел, итагатьле, чын мәгънәсендә шәфкатъ туташы, гүзәл холыклы Гүзәлебез.
8. Хөснуллина Җәмилә
Зур Болгаер авылында фельдшер булып эшләүче Хөснуллина Җәмилә апага бөтен авыл халкы исеменнән зур рәхмәт әйтәбез һәм бәйрәме белән котлыйбыз! Ул үзенең шифалы куллары белән генә түгел тәмле теле белән дә дәвалый! Рәхмәт сиңа Җәмилә апа сиңа озын гомер, сәламәтлек телибез!!!
9. Хакимова Ләйсән
Бистәбезнең һәр кешесе
Ләйсәнне хөрмәт итә.
Алны-ялны белми Ләйсән
Халыкка хезмәт итә.
Бик тә итәгатьле ул
Олыга һәм кечегә.
Шәфкатьле йөрәге белән
Халыкка хезмәт итә.
Бәйрәм белән котлыйм сине.
Телим изге теләкне.
Сәламәтлек сагында син,
Мәрхәмәтле йөрәкле.
Ап-ак халатлы шәфкать туташы,
Ярдәм итәргә әзер торасың.
Исәнлек-саулык булсын юлдашың,
Ак күңелеңә керләр кунмасын.
Ихтирам белән Фирая Хисамова.
10. Мөхәммәтҗанова Динә Фәрит кызы
Ак халатың кигәч буй-сыныңа,
Ак фәрештә төшкән шикелле.
Шәфкать туташының мең шөгылен
Үтәп йөрүләрең сөйкемле.
Күршем генә түгел, дустым да син.
Аралашып гомер итәбез.
Бар гаиләбез белән үзеңне
Бәйрәм белән тәбрик итәбез.
Гаиләңдә дә, эшеңдә дә сине
Яраталар, хөрмәт итәләр.
Бары шатлык, сөенечләр генә
Алып килсен сиңа иртәләр.
Изге, матур теләкләр белән күршеләрең-Хисамовлар гаиләсе.
11. Тахабиева Зөлфирә
12. Гузәл Мухаметзянова
Апас хастәханәсенең регистратурасында эшләүче кызларыбыз Фәүзия белән Гүзәлгә.
Юлларында ак чәчәк.
Авыртудан ,сызланудан
Сыкрана бигрәк күңел.
Андый чакта беркемгә дә
Беләм бик җиңел түгел.
Апас хастәханәсендә
Эшли ике фәрештә,
Гүзәл белән Фәүзия
Тырышлар һәрбер эштә.
Һәркемгә дә игътибарлы,
Һәм ягымлы йөзләре,
Авырулар өчен һәрчак
Сихәт бирә сүзләре.
Ак халатлы кызлар,сезгә
Телибез сөенечләр!
Гел бәхетле яшәгез сез
Күрмичә көенечләр!
Сайлаган һөнәрегездә
Уңышлар гына булсын!
Рәхмәт сүзләрен ишетеп
Күңелләр нурга тулсын!
Ибраһимов Рөстәм, Карамасар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев