16 июнь 2017 яңалыклары
-
Апаста тагын бер исерек
Район ЮХИДИ бүлегеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 12-15 июнь көннәрендә юл йөрү кагыйдәсен санламаган 66 транспортчы тоткарланган. Бер юл-транспорт һәлакәте булган. Бу вакыт аралыгында саклык каешын эләктермәгән 9, зур тизлек белән каршы як юлга чыкан 2, тиешсез урында тизлек арттыручы 9, правасыз руль артына утырган 1, җәяүлегә юл бирмәгән 3, штрафын...
-
музыкальная передача "Кунелем турендэ" 16.06.2017
-
Мин сезгә рәхмәтле бәйгесе катанашучылары
Табиблар 1. Гайнуллин Рөстәм Үзбәк улы Хөрмәтле Рөстәм Үзбәк улы! Сез районыбыз горурлыгы, халыкның сәламәтлеген кайгыртучы, халык хөрмәтен лаеклы яулаган табиб. Сезнең ни дәрәҗәдә акыллы, белемле, кешелекле һәм гади булуыгызга сокланмаган кеше юктыр. Акыллы да, белемле дә Сез, Игелекле һөнәр иясе. Озын гомер, сәламәтлек теләп, Килә сезгә башны иясе. Кеше...
-
Аллергиядән качып буламы?
Борын тыгылу, кузләр яшьләнү һәм кызару, тын юллары томалану, тиредә тимгелләр барлыкка килү, йөткертү - болар барысы да иммун система эшчәнлеге бозылу нәтиҗәсендә барлыкка килгән аллергия симптомнары. Яз - организмда витаминнар җитешмәгән вакыт. Шуңа күрә кеше организмы яңарышны, үзгәрешне кабул итә алмый, аллергиягә тиз бирешә. Башка чорга караганда, яз көне...
-
Түбән Барыш авылында балалар мәйданчыгы
Түбән Барыш авылында балалар өчен уен мәйданчыгы ясалган. Ул шушы авыл егете, эшмәкәр Рәсим Хәйруллин тырышлыгы белән булдырылган. Зур Күккүз авыл җирлеге башлыгы Рузия Низамова сүзләренчә, мәйданчыкта бар авыл баласы җыелып уйный икән. Урыны да тыныч, иркен һәм машиналар юлыннан читтә. Киләчәктә мәйданчыкны тагын да җанландыру күздә тотыла.
-
Люция ханым дин сабаклары укыта
Апастагы "Миргәсыйм" мәчетендә 8 яшьтән 76 яшькә кадәр булган алтмыштан артык райондашыбыз дин сабагы ала икән. Аларга Рамазан хәзрәт белән Люция ханым Зыятдинова дәрес бирәләр. Люция ханым үзе дә мәчет каршында оешкан мәдрәсәдә өч ел укып белем ала. Хәзер ул Казандагы "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе шәкерте. - Райондашларымның дингә тартылулары сөенечле хәл....
-
Урта Балтайда балалар бәйрәме
- Урта Балтай мәдәният йортында "Бәхетле балачак" дип исемләнгән уенлы кичә үтте. Кояш чыгуга уеннар бакчада дәвам итте. Балалар өчен кызыклы күңел ачу чаралары, сорау-җавап, спорт уеннары хәзерләнгән иде. Һәркайсы үзенең яраткан җырын башкарды, шигырен сөйләде. Бәйрәм шактый озак дәвам итте, балаларның тиз генә таралышасылары килмәде. Аларның шат авазлары авыл...