Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Минималь хезмәт хаклары артты

Татарстан республикасы икътисадының бюджеттан тыш секторына караган оешмаларда хезмәт куючы эшчеләрнең минималь хезмәт хакы аена 10126 сумны тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы. Бу 2018 елның 18 гыйнварында Татарстан Республикасы профсоюзлар Федерациясе, эш бирүчеләр берлегенең Координацион советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында имзаланган...

Татарстан республикасы икътисадының бюджеттан тыш секторына караган оешмаларда хезмәт куючы эшчеләрнең минималь хезмәт хакы аена 10126 сумны тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы.
Бу 2018 елның 18 гыйнварында Татарстан Республикасы профсоюзлар Федерациясе, эш бирүчеләр берлегенең Координацион советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында имзаланган Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында килешү нигезендә билгеләнгән.
Дәүләт һәм муниципаль оешмаларда эшләүчеләрнең минималь хезмәт хакы "Минималь хезмәт хакы турында"гы Федераль закон нигезендә билгеләнә. 2018 елның 1 гыйнварыннан ул 9489 сумны тәшкил итә.

фото: chaiknet.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев