Реклама
Җәмгыять
Минзәләдән Данила Новиков “Ты - супер!” тапшыруының ярымфиналына чыкты
Чын әти янәшәдә булырга тиеш, дип саный Данила Новиков.
(12 октябрь, “Апастово-информ”).
Якшәмбе көн НТВ каналында “Ты - супер!” тапшыруының 4нче сезоны узды. Анда Минзәләдән Данила Новиков та катнашты. Ул вокал белән беренче сыйныфтан ук әзерләнә. Ә ике ел элек, вокал һәм баян буенча музыкаль мәктәптә белем ала башлады.
Данила “Добрая волна” фестивалендә Игорь Крутой җитәкчелегендә ике тапкыр чыгыш ясады инде. Икесендә дә төрле номинацияләрдә җиңүче булды.
“Иң мөһиме - үземнең мөмкинлекләремне бөтен илебезгә күрсәтергә тырышуым”, - диде Данила Новиков.
“Ты - супер!” халыкара тапшыруының барлык катнашучылары да катлаулы язмышлы. Алар үз максатларына ирешү өчен бөтен көчләрен куялар. Бу проект сәхнәсендә чыгыш ясаганчы катлаулы тормыш юлы үтәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев