Мохито рецепты: «Эсседә менә дигән!»
«Челнинские известия» газетасында хәмерсез мохито эчемлеге рецепты чыкты. «Эсседә менә дигән! Боз белән бирегез», – диелә хәбәрдә.
«1 лимон, 1 әфлисун, 2 лайм алыгыз, аларны юып, боҗралап турап, банкага салыгыз.
Шулар өстенә бераз кайнаган су салыгыз, кашык яки башка җайланма белән баскалап, җимешләрнең согын чыгарыгыз.
Әлеге катнашма өстенә бөтнек, мелисса салыгыз, барысын яхшылап болгатыгыз.
Эчемлекне боз белән эчегез.
Баллырак яратучылар шушы сыеклыкка тархун өсти ала», – диелә хәбәрдә.
Чыганак:https://intertat.tatar/news/moxito-recepty-esseda-mena-digan-5873435
Фото: «Интертат»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев