9 июнь 2025 яңалыклары
-
Апас Сабан туенда ат чабышын ел саен халык яратып күзәтте Быел эш атлары, токымлы атлар ярышты
Арбалы атлар да халык мәхәббәтен яулады.
-
Миңнехановтан сайлауларда катнашуын сорадылар: Сез – безнең төп яклаучы
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Социаль хезмәткәр көнендә «Восхождение» тернәкләндерү үзәгендә булды. Ул биредә «Ватанны саклаучылар» фонды координаторлары белән очрашты.
-
Халык уеннары – мәйдан түрендә
Үзәк мәйданда чүлмәк вату, колгага менү, капчык киеп йөгерү, көянтә белән су ташу, гер күтәрү, аркан тарту, таякка җеп чорнау һәм башка кызыклы, мавыктыргыч, хәрәкәтле уеннар барды.
-
Уңган куллы райондашлар чиккән сөлгеләр Сабан туеның иң кадерле бүләге булды
Алар ат чабышы җиңүчесенә, көрәш батырына бүләк ителә, халык уеннары җиңүчеләренә тапшырылды.
-
Апас Сабан туенда “Милли кием – бәйрәм бизәге” бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде
Районда Сабантуй алдыннан кызыклы бәйге узды. “Милли костюмлы гаилә” фотобәйгесе игълан ителде һәм районда яшәүче төрле милләт вәкилләрен үзенә җәлеп итте.
-
Сабантуйда – 260 килограммлы чәк-чәк
Апас Сабан туенда Идел аръягы зонасында иң зур милли ризык – 260 килограм 780 граммлы чәк-чәк тәкъдим ителде.
-
Радик Шәфигуллин Апас Сабантуенда кунак булды
«Бүген Апастыда милли рухлы Сабантуй! - дип бәян итте Казаннан килгән мактаулы кунак Радик Шәфигуллин. Бәйрәм чишмәсендә район башлыгына Казан мэрының Рәхмәт хатын тапшыру, «Ак Барс» Холдингы бүләкләрен тарату кебек мөһим вакыйгалар урын алды.»
-
Апас Сабан туенда хезмәт алдынгылары хөрмәтләнде
Алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре данланды, Мактау грамоталарына, Рәхмәт хатларына лаек булды.
-
Сабан туена килгән кунакларны төрле күргәзмәләр, ишегаллары, җыр-моң, шәп кәеф каршы алды
Төрле милләт гаиләләренең элеккесе һәм бүгенгесе сурәтләнгән йорт яннарын һәркем кызыксынып күзәтте.
-
Мөфти фатихасы һәм Үзбәкстан-Татарстан дуслыгы белән Мәрҗани турында кино төшерелә
Татарстанда бу җәйдә Шиһабетдин Мәрҗани турында «Укытучы» тулы метражлы фильмы төшерелә башлаячак. Көзгә төшерү процессы Бохарада һәм Сәмәркандта дәвам итәчәк. Чөнки, билгеле булганча, Шиһабетдин хәзрәт Үзбәкстанда Сәмарканд һәм Бохара шәһәрләрендә белем алган.
-
«Йолдыз» газетасының онлайн бәйгесендә Әҗем авылы җиңде!
“Йолдыз” (“Звезда”) газетасы редакциясе тарафыннан “Сабантуйга сөлге җыям” онлайн бәйге уздырылды.
-
Намуслы хезмәт – бәхет ачкычы
Апас урта мәктәбенең математика укытучысы Абитова Румия Зәгъфәр кызы 9 июнь көнне гомер бәйрәмен – 60 яшьлек күркәм юбилеен каршылый.
-
Апаста 2 машина йөртүчегә катгый җәза бирелгән
Машина йөртүчеләр ялгыш гамәлләре өчен суд каршында җавап тоткан.
-
2025 елда 108 меңнән артык кеше балалар бакчасы өчен түләүгә компенсация алган
Компенсация күләме 20дән 70 процентка кадәр һәм гаиләдәге балалар санына бәйле.
-
Эсседә үсемлекләргә су сипкәндә нинди хаталар була?
Кыздырып торган кояш һәм югары температуралар үсемлекләргә үсәргә ирек бирми – бу тискәре факторлар аркасында кайбер яшелчәләр сулып кына калмый, ә бөтенләй үсмәскә дә мөмкин. Бигрәк тә дым җитәрлек булмаса. Урамда температура 30 градустан югары булса, суны ничек дөрес сибәргә? Бу хакта авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, ПГАУ профессоры, агрономия факультеты деканы Александр Арефьев сөйләде, дип яза «Аргументы и факты» газетасы.