Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Мөзәния әби Дәүләтбаева: “Кешеләрне, тормышны яратып яшим”

Каратунда яшәүче Мөзәния әби Дәүләтбаева 95 яшьлек гомер бәйрәме уңаеннан Ил башлыгының Котлавын алды.

(15 ноябрь, “Апастово-информ”).


“Тормышта ниләр генә күрмәдем, сугыш елларын да уздым, кайгы-хәсрәтләр дә кичердем, авыр хезмәтләр дә башкардым. СМУ оешмасында да, ашханәдә дә, сөт-май заводында да эшләдем - беркем белән дә. беркайчан да сүзгә килгәнем булмады. Күршеләрем белән дә дус, тату булып яшәдем. Ходай шуңа күрә озын гомер бүләк иткәндер миңа. Кешеләрне, тормышны яратам, һәркемгә изге теләкләр теләп догаларымны кылам, намазларымны укып, илгә-көнгә иминлек телим”, - ди ул.
Район башкарма комитетының эшләр буенча идарәчесе Ринат Гыйльфанов акъәбигә Ил башлыгының Котлау хатын, район башлыгының котлау открыткасын, чәчәк бәйләмен тапшырды. Каратун авыл җирлеге башлыгы Радик Исмәгыйлев изге теләкләр теләп истәлекле бүләге белән сөендерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев