Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәрмәр ташка мәңге җуелмас алтын хәрефләр белән язылган Советлар Союзы геройлары арасында Апас егетләре дә бар

Татарстанда исән ветераннарга олы ихтирам күрсәтелә, арабызда юклар тирән хөрмәт белән искә алына. Ватандаш халкыбыз Җиңү өчен фронтларда гына түгел, тылда да зур өлеш кертте. 186 татарстанлы Советлар Союзы герое исеменә ия. 1941-1945тәге сынау елларында якташларыбыз үз-үзен аямыйча көрәште, Туган илебезгә мәхәббәт һәм хезмәт сөючәнлек сыйфатларын күрсәтте. Мәрмәр ташка мәңге...

Татарстанда исән ветераннарга олы ихтирам күрсәтелә, арабызда юклар тирән хөрмәт белән искә алына. Ватандаш халкыбыз Җиңү өчен фронтларда гына түгел, тылда да зур өлеш кертте. 186 татарстанлы Советлар Союзы герое исеменә ия. 1941-1945тәге сынау елларында якташларыбыз үз-үзен аямыйча көрәште, Туган илебезгә мәхәббәт һәм хезмәт сөючәнлек сыйфатларын күрсәтте. Мәрмәр ташка мәңге җуелмас алтын хәрефләр белән язылган Советлар Союзы геройлары арасында Апас егетләре дә бар. Дмитрий Горбунов, Рем Абзалов, Салават Кәримов, Андрей Кошкин, Иван Федоров, Михаил Кузьмин исемнәре Бөек Җиңү сәхифәләрендә мәңге урын алды. Туган җир азатлыгы өчен гомерен дә кызганмаган каһарманнар турындагы истәлекләр исәннәрнең йөрәк түрендә.

"1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы" медальләре райондагы 800дән артык ветеранның күкрәгендә урын алды.

- Өлкәннәрнең көчле иңнәренә бик күпне күрергә туры килде. Сугышы да, тирән яралар салды. Сугыштан соң да ачысы-төчесе эләкте. Шуңа да карамастан, алар көчле рухлы булып кала белделәр. Алар бүген дә яшь буынга үрнәк, тәҗрибә учагы булып яшиләр. Ветераннар - безнең иң кадерле кешеләребез, аларның берсе генә дә игътибардан читтә калмаячак, медальләрне дә горурланып, күкрәк киереп тагын йөрергә язсын, - диде район башлыгы Рәшид Заһидуллин.

Чыннан да, районда яшәүче һәр өлкән кеше хөрмәт, ихтирам тоеп гомер кичерә, җитәкчелек тарафыннан игътибар тоя. Мисал өчен, май аеның беренче атнасында ук өч райондашыбыз үзләренең олуг юбилейларын - 90 яшьлек гомер бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Борнаштан Мөнирә Абзаловага, Татар Пучинкәсеннән Гаишә Җиһаншинага, Чүрибураштан Миңнезифа Галиевага Ил башлыгының Котлау хаты, "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы" медальләре, район башлыгы тарафыннан бүләкләр һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырылды, иң изге, ихлас теләкләр юлланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев