Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Мәскәүдән Казанга яңа юл экологияне сакларга ярдәм итәчәк

Яңа М12 автотрассасын төзегәндә, тавыштан саклану экраннары куячаклар һәм агачлар утыртачаклар.

(7 сентябрь, “Апастово-информ”).


“Юл төзегәндә, күпләп агачлар утырту, кыргый хайваннар чыгып йөри торган урыннар ясау һәм башка төрле инженер җиһазлары булачак”, - дип сөйли транспорт сәясәте һәм транспорт икътисады институты директоры Михаил Блинкин.

Реклама

Профессор билгеләп үткәнчә, транспорт тавышыннан саклау өчен, юл буйлап тавышны йоту экраннары куелачак. Трассаның торак пунктлардан 100 метрдан алып, 1,7 километрга кадәр ераклыктан узуы да отышлы.
Яңа автотрасса ул узган районнар икътисадына бик уңай тәэсир ясар дип көтелә. Ягулык салу станцияләре, кунакханәләр, ял итү урыннары һәм кафелар төзелер һәм күп кенә кешеләргә эш урыннары булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев